Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

Милли Мәҗлес Украина хөкүмәтенә таләпләр куйды


Акмәчет - "Украинада кырым татар халкының хокуклары якланса һәм без монда үз өебездә кебек ирекле яшәсәк, без Украина кануннарын хөрмәт итүче Украина ватандашлары булачакбыз," - диде кырым татарларының Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилоглу.

Бүген Кырымда Косово хәлләренең Украинада кабатлану ихтималына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Мәҗлес рәисе Украина хөкүмәтенә таләпләр булуын белдерде.

"Без демократик илдә үзебезнең территориаль автономияне таләп итәчәкбез. Бу максатка әле ирешелмәгән, конституциягә тиешле үәзгәрешләр кертәсе бар. Биредә сүз Кырымның төп халкы булган кырым татарлырының теле, хакимияттә кырым татарлары санын арттыру, элекке географик атамаларны кайтару һәм милли мәгариф турында бара," - диде мәҗлес рәисе.

"Үзбилгеләнү ул бәйсез дәүләт төзүне генә аңлатмый. Үзбилгеләнү ул - халыкның ничек һәм кайда яшәвен үзе билгеләве," - диде Мостафа Җәмилоглу.

XS
SM
MD
LG