Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:26

Татар-башкорт интернетында ни хәлләр?


Арчадагы Рафил Сәләхетдинов Казандагы министрны Интернет конференция аша тыңлаган.

Арчадагы Рафил Сәләхетдинов Казандагы министрны Интернет конференция аша тыңлаган.

"Azatliq.org"та бәхәс туктамый; Мөселман киеме вә спорты; Авыл яшьләре Пәрәвездә; "Azatliq.org"та бәхәс тынмый; Сембер, Бүздәк, Арча һәм башкалар.

Раил Гатауллин: Яңа буын Татарстан доменын булдырачак

Билгеле Интернет белгече һәм мәгълүматлаштыру буенча галим Раил Гатауллин: “Яңа буын Татарстан доменын булдырачак”, - дип белдерә. “ Кулланучыга Раил Гатауллин исеме яхшы билгеле. Башкалар “попсалы” татарча танышу сәхифәләрен, йолдызларга кагылышлы интернет-сайтлар ясаганда ул татар мәгарифенә багышланган проектлар белән мәшгуль булды. Раил мәктәп укучыларына татар телендә информатика дәреслеген язып, аның электрон версиясен Интернетка урнаштырды. Бу хезмәте белән ул яшь галимнәр арасында уздырылган бәйгедә дә җиңеп чыкты” дип яза Римма Бикмөхәммәтова. Ә сүзнең асылы милли беренчел домен турында. Раил Гатуллин аны татар өчен бик кирәк ди.

“Азатлык”: 2 адаш, 2 язылыш, 2 домен

Раил Гатауллинның Татарстан домены турындагы сүзен "Ирек мәйданы"ннан алып "Азатлык" газетасы Интернетка элек куйган.

Әмма бу хәбәрне Интернетныкы дип тә була, матбугатныкы дип тә була. Мәкалә үзе “Ирек мәйданы” газетасында чыккан. Ә бу газетаның сайты юк. Аның каравы Раил Гатауллин сүзләрен башка чыганак - “Азатлык” сайты бирә. - “Азатлык” радиосы сәхифәсе белән бутамагыз! Бу башка “Азатлык”. - “Azatlyk.com”. Танышларыгызга сөйләгәндә телдән шулай да аңлатып була. “Лы”дан соң “игрик” – татарча латиндагы “йы” хәрефе килә. Ул урысча “у”га охшаган. Ә аннары исә гадәти урысчага ошаган “к” килә, ягъни гадәти “к”. Ә безнең радио сайты исә - “Azatliq.org”. «Л»дан соң гадәти латиндагы “и”, инглизчә “ай” килә. Аннары “каты къ”, инглизчә “кью”. Онытма, анысы инде безнең радионыкы. “Azatlyk.com” исә - Чаллыдагы “Азатлык” татар яшьләре хәрәкәтенеке.

Кызык, ике адаш, ә язылышлары икесенеке ике төрле һәм берсе “орг”, берсе “сом” доменында урнашкан. Ә Раил Гатауллин теләгәнчә булса, алар икесе дә бер татар доменында була алырлар иде. - Әйтик “tat”та.

Арча сөйли: Интернет кыйммәт

Ә бит күпләргә үз сайты я домен турында уйлау түгел, ә Интернетка керү дә зур бәйрәм. Ул кыйммәт. Бу турыда Пәрәвез сәхифәсе “Интернет байдан, үлем ходайдан” дип тә язды, сөйләде дә инде. Тик Интернет безне генә кызыксындырмый. Бу турыда Арча радиосы да мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗановка таянып сөйләде. Шунысы кызык: Арчадагы радиода эшләүче Рафил Сәләхетдинов Казандагы министрны Интернет конференция аша тыңлаган булган.

“Без югары технологияләр заманында яшибез. Компьютерлар, интернет, кәрәзле телефоннар, спутник элемтәсе тормышыбызда көннән-көн зуррак роль уйный бара. Алар барлык өлкәләргә үтеп керә һәм халык тормышын җинеләйтә. Бу атнада Министрлар кабинетында журналистлар өчен видеоконференция узды. Әлеге чараның узуы үзе үк информацион технологияләрнең ни дәрәҗәдә алга китүен тасфирларга ярдәм итә

*Тиздән ике эре кәрәзле элемтә операторы республикада беренчеләрдән булып халыкка 3G стандарты буенча тизлекле интернет тәкъдим итә башлаячак. Бу да интернетка бәяләр кимүгә тәэсир итәргә тиеш дип саный министр.

*Берничә ел инде Татарстанда “Электрон хөкүмәт” проекты эшләп килә. Аның ярдәмендә Казан Кремленә барып йөрмиче генә, интернет сайт аша хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

*Татарстанда барлык мәктәпләр дә интернет челтәренә тоташып бетте, чиратта социаль өлкә оешмалары.

*Республикада актив интернет кулланучылар арта. Алар инде 500 мең кеше. Шулай иттереп тормыш тора-бара “челтәр”гә күчә”. - Бу Рафил Сәләхетдинов фикерләре.

Арчада журналистлар гына түгел, гадәти авыл егетләре дә Интернетка керә икән. Шуннан халык белән аралашып кайткан Бикә Тимеровага Фаил Шәмсетдинов: “Авылда Интернетсыз ничек яшәп булсын инде? Мин өйдән дә керәм, почтадан да шундa керәм”, -дип сөйләгән.

Авыл егетләре Интернетта нишли?

Авыл егетләре танышу сайтлары аша кызларга тозак кора я җитди сәхифәләр ясый. Башкортстандагы Бүздәк районы Иске Сабай авылы егетләре дә Интернетта үз сәхифәсен үстерүне дәвам итә. Бу сайт Сабай авылы hәм якындагы Тугай, Шыгай, Яңа Сабай (Идәшбаш) Хәҗимән Кызыл Яр авыллары халкын, шул авыллардан чыгучыларның аралашуын җиңеләйтә. Туган авылларының мәдәниятен hам бердәмлеген ныгыту максаты белән оештырылган. Анда авылда узган алтын яки бриллиант туйлар, булган җеназалар турында да туган телдә хәбәрләр бирелә. Шулай ук “Азатлык” радиосы сайтында чыккан “Татар авыллары Интернетка чыга” дигән хәбәрне дә элеп куйганнар. Авылның Пәрәвездә форумы, кунак бүлмәсе дә бар. Тик аларга керер өчен теркәлергә кирәк. Сәхифә Иске Сабайның яшел тугайлары, матур сулыклары рәсеме белән бизәлгән. Сез аны “Iskesabai.ru” адресы белән таба аласыз.

Башкалар кебек киенмәүче кызлар өчен тагын бер сәхифә ачылган. Мәскәүдә.

“Кызлар кия хиҗаб-ыштан”

Кызларга да бер хәбәр бар. Шәрыкча күлмәк үрнәкләрен “Djannat.com” адресыннан карап була. Аны Мәскәүдәге "Әл – Бәрәкәт" атлы мөселман модалы киемнәрен җитештерүче фирма ачкан.

Егетләргә спорт киеме

Казан шәһәре Мөселман яшләренең беренче спартакиадасын Оештыру кoмитеты сәламли! Ул мартта башлана, ноябрьдә тәмамлана. Мини-футбол, милли көрәш, баскетбол, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү ярышлары ясала. Казандагы кырык мәчеткә, мөселман уку йортларына командалар булып катнашырга тәкъдим ителә. Бу турыда Оештыру комитеты ачка "Sport.islamtat.ru" cәхифәсе хәбәр итә.

Тыңлаучылар яза

Радионың татар-башкорт редакциясе директоры Кәрим Камалга (Рим Гыйльфановка) Сембердән Алсу Айзәтуллина хат җибәргән. “Мин“Vkontakte.ru”да «Ульян татарлары» дигән клуб оештырдым. Төркемдә 130-ләп кеше теркәлгән. Шулай ук Линар Хөсәеновның «Татары и татарочки Ульяновска» төркеме дә бар. Максат: татар-яшьләрен берләштерергә. Сайт татар әлифбасын да таный. Без радиогызның яшьләр һәм “Пәрәвез” тапшыруларын шул сайтта аудио һәм текст язма итеп урнаштырырга телибез”, - дип яза ул.
Әйе, урыс Интернеты кысасында утыручы татарлар “Vkontakte.ru” системасында (“В контакте”, “вконтакте-ру”, “вконтакте.ру”) аралашып кинәнә. Җиде миллион кулланучыны ул үзенең уңайлы шартлары белән кызыксындыра. Милли тормыш та анда гөрли. Кайберәүләргә бар халык “Vkontakte.ru”да утыра кебек тоела. Шул ук вакытта татар веб-программачылар кайгыда. Алар “Vkontakte.ru” белән мавыгып татар сайтларын ташладык түгелме, дип сорый.

Бәхәс туктамый: Косово

Безнең радио сайтында ирекнләп аралашып була. Әйе, бәхәсләр дә була. Билгеле булганча, радионың Интернеттагы “Azatliq.org” сәхифәсе аша хәбәрләрне берничә төрле форматта (MP3, Real, Windows) тыңларга да, укырга да була. Ә сәхифәдә даими утыручылар форумда фикер алыша. Хит-тема: Косово бәйсезлеге. Казаннан ике Марат, Татарстаннан дип язган Фикрәт, Алабугадан Булат, Мәскәүдән Мөхәммәт– Русия хокукый кысаларынд яши. Тик аларда Казандагы урыс газеталары еш яза торган Сербия бөтенлеге өчен кайгырту сизелми. Шулай ук Украина ватандашы Шамил Ихсанов та славян берлеге истериясына бирелми. Барысы да бертавыштан Косованы котлый, Татарстанга да шундый ирек даулый. Ә Уфадан Илдус “Шәп вакыйга” ди. Әллә шаярта, әллә чынлап “шәп” дип яза. Форумда хисләрне төгәл белеп булмый. Шулай да Илдус сугыш белән куркыта. “Косово – беренче. Аннары абхаз, осетин. Аннан соң 40 миллионлык көрт, аннары, ниһаять, сез, ахмаклар, көтеп алган өченче бөтендөнья сугышы. Ахырда татар-урыс, татар-башкорт суешы. Ни чәчәсез, шуны җыярсыз”, - дип искәртә үзен Уфадан дип таныткан егет.

Төрле әлифба, шивә, карашлы форум

Әйе - “Азатлык”ның Интернеттагы форумында демократия, сүз иреге, бәхәс бар. Төрле әлифба, шивәдә, төрле караш - гадәти нәрсә. Радио үзе кебек үк сәхифәсендә дә фикер төрлелегенә урын бирергә тели.

XS
SM
MD
LG