Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр Израильгә визасыз йөриячәк


Мәскәү -- Русия хөкүмәте Израиль белән визасыз сәяхәт кертү турындагы килешү өлгесен хупларга булды. Русия тышкы эшләр министрлыгына хәзер Израиль ягы белән шушы килешүгә караган бар мәсьәләләрне дә азагына кадәр хәл итеп, аны имзалау эше йөкләнә. Шуннан соң инде Русия һәм Израиль ватандашларына шушы ике ил арасындагы сәяхәтләре өчен виза кирәк булмаячак.

Израиль хөкүмәте бу килешүне инде элегрәк хуплап чыккан иде.
XS
SM
MD
LG