Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Кыбрыста - коммунист президент


Лефкоша -- Кыбрысның (Кипрның) грек өлешендә узган президент сайлавында тавышларның күпчелеген реформачыл коммунистлар җитәкчесе Деметрис Христофиас казанды. Тавыш бирүнең икенче турында ул 53% чамасы яклау алган. Аның төп көндәше - уңчы сәясәтче Иоанис Касоулидесне яклау 47% дип хәбәр ителә.

Христофиас хәзер кичекмәстән Кыбрыс төрекләре җитәкчесе Мәхмүт Тәлгать белән утрауны берләштерү мөмкинлекләре турында сөйләшүләр башлауны вәгъдә итә. Кыбрыс 1974нче елдан бирле грек һәм төрек өлешләренә бүленеп яши.

Президент итеп Христофиас сайлану белән Кыбрыс Европа Берлегендәге коммунист президент булган бердәнбер илгә әйләнә.

XS
SM
MD
LG