Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар татар җәмгыятьләренең варис Медведевка ачык хаты


“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте һәм Самар шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте Русия президенты кәнәфиенә дәгъвалучыларга ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр.

Ике битлек хаттан кайбер фикерләр: “Без Сезләрдән түбәндәге проблемаларны хәл итүне үтенеп хат язабыз. 2007 елны Дәүләт Думасы өч компонентлы мәгариф челтәрен җимерде, бу инде дәүләтнең төп канунында каралган 68 матдәнең эштән туктавына тәңгәл.
Рус булмаган мәктәп балалары өчен 2004 елны мәгариф министрлыгы үзенең 1312-нче приказы нигезендә, Конституциягәкаршы переворот ясады.

Бу документ нигезендә, беренче сыйныфларда татар балалары әлифба укудан мәхрум ителделәр, ә башка сыйныфларда татар теле дәресләре 4-6 сәгатьтән 2-3 сәгатькә калды. Канәгатьсезлек хатларыбызны Владимир Путиннан башлап төрле инстанцияләргә җибәрдек. Барчасыннан да бер үк җавап: “Борчылырга урын юк.”

Әлбәттә җавапларның барчасы да алдашу һәм рус булмаган халыкларны руслаштыру сәясәтенең дәвамы. Ничек килеп чыга соң? Бөек Ватан сугышы елларында тигез корбан булган халыклар шул Ватанда хокуксызмы хәзер?
Рус булмаган милләтләрнең мәгариф өлкәсендәге хокукларын элеккеге өч компонентлы структураны торгызып кына тәэмин итәргә була.

Безне шулай ук телеэкраннардагы үтереш, суеш, атыш та бик борчый – болар барчасы да үсеп килә торган яшь буынны тәрбияләүдә комачаулый. Экраннарны күмеп киткән җенси тормыш күренешләре дә әхлакый принципларны юкка чыгара. Матбугаттагы ялган иреклек яшь буынны рухи гариплеккә китерә.

Бүгенге көндә бер генә үзәк каналларда да рус булмаган халыкларның җыр-моңнарын ишетмәссең. Шуннан соң ничек инде халыклар бер- берсенә тигез карасыннар. Икенче халыкның мәдәниятен белмәгән халык аңа ничек толерант булсын? Радиоканалларда Европа халыкларының җырлары даими яңгырый, тик менә Русия халкы көйләренә генә эфирда минутлар җитешми.
Россия Федерациясенең яңа президенты безнең рухи ихтыяҗларыбызны үтәр дигән өметтә калабыз.”

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте һәм Самар шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчеләре.
XS
SM
MD
LG