Accessibility links

Кайнар хәбәр

Котыртучы кунак Казаннан куылды


Канунсыз иммиграция хәрәкәте башлыгы Александр Белов
Канунсыз иммиграция хәрәкәте башлыгы Александр Белов

Әлегә Русия вице-премьеры булып торган Дмитрий Медведевнең зур гына шау-шулы тамаша белән Казанга килеп китүенә инде берничә көн узды. Әмма бу көннәрдә республика башкаласында булган кайбер сәяси вакыйгалар әле һаман да федераль матбугатта чагылыш таба. Шундый хәбәрләрнең берсе 19 февральдә, Медведев Казанга киләр алдыннан, башкалада Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт (ДПНИ) башлыгы Александр Беловның килүе.

Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт 2002 елда оеша. Халыкка ул әллә ни билгеле булмаса да, Русия сәясәтчеләренә әлеге хәрәкәт, бигрәк тә аның җитәкчесе Александр Белов, илдә иммгрантларга каршы уздырылган төрле урам җыеннарын үткәрүе белән билгеле.

Шуңа да күп кенә җитәкчеләр, сәясәтчеләр, Белов булган җирдә һәрвакыт нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыгачак, ди. Президентлыкка нәмзәт Дмитрий Медведевнең Казанга килүе алдыннан гына, республика башкаласына Александр Беловның да килүен Татарстан сәясәтчеләре нәкъ менә шул сәбәпле баштан ук яхшыга юрамады.

Белов әфәнде әйтүенчә исә, ул Казанда зур урам җыеннарын үткәрергә җыенмаган, ә бары тик Казан университетының филология факультеты студентлары белән генә очрашып сөйләшергә теләгән. Матбугатта язылганнарга караганда, бу сөйләшүләрдә сүз сәясәткә кагылмыйча, бары тик канунсыз иммигрантлар турында гына барырга тиеш булган.

Әмма сайлаулар алдыннан алай-болай шау-шу чыга күрмәсен дип борчылган татарстан махсус хезмәтләре бу очрашуны булдырмады. Шулай да Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт башлыгы бу очрашуны университет янындагы “Кнопка” кафесында үткәрергә өлгерә. Әллә белмәгәннәр, әллә белеп килмәгәннәр: кафеда сәясәт белән кызыксынучы 2-3 журналист белән тагын 6-7 кеше генә булды, диде Азатлык хәбәрчесенә бу очрашуда катнашка журналист Рәшит Миңһаҗ.

Очрашуда барган сөйләшү турыда ул болай диде:
"Аңлавымча, Беловның килүе канунсыз иммиграция хәрәкәтен республикада җәелдерү, төбәкләрдә үз хәрәкәтенең филиалларын булдыру. Бездә бит инде, белүебезчә, Татар иҗтимагый үзәгенең ике канаты бар, ул аларның кайсысы беләндер сөйләшкән, әмма алар аның белән очрашырга теләк белдермәгән. Күрәсең, ул аларны да үз эшенә җәлеп итмәкче булган. Әзер идарәне кулланырга җайлы бит. Казанга берничә көнгә килгән булган дип уйлыйм мин, әмма ишетүемчә, аны тиз генә озатканнар. Сайлау алдыннан ыгы-зыгы китереп чыгармасын дип уйлаганнардыр, күрәсең", - ди Рәшит Минһаҗ.
Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәте байрагы
Күп кенә белгечләр Беловның Казанга килүен һичшиксез сайлауга бәйле дисә, Рәшит Минһаҗ биредә сайлау җиле исмәде ди.
"Сайлау турында сүз булды булуын, ул үзенчә узган һәм киләчәк сайлауга карата шактый объектив бәя бирде. Минемчә, аның килүе, әйтик, шул ук Медведевнең килүенә бәйле түгел."
Рәшит Минһаҗ шулай уйласа да, әлеге очрашуда катнашкан, үткен телле язмалары белән билгеле булган оппозиция вәкиле Ирек Мортазин бу хәлләрне сайлаулар белән бәйли.

Нәкъ менә ул Беловны үз машинасында кунакханәгә илтергә алынган. Әмма гайре рәсми мәгълүмат чараларында әйтелгәннәргә караганда, алар уйлаган җирләренә барып җитә алмаган. Бер җирдә туктап торган вакытта Белов әфәндене махсус хезмәт вәкилләре үзләре белән алып киткән. Кич белән алар Беловны поездга утыртып тиз генә Мәскәүгә озатып та җибәргәннәр, дип языла кайбер басмаларда.
XS
SM
MD
LG