Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәндәс Сафиуллин: Төп көчебез – халык, әмма без аны алдадык


Фәндәс Сафиуллин Татарстанның суверенитет Декларациясен кабул иткән депутатларның берсе.
Фәндәс Сафиуллин Татарстанның суверенитет Декларациясен кабул иткән депутатларның берсе.

Бар федерация буйлап урта мәктәпләрдә милли (төбәк) компонентын бетерү, правослау мәдәнияте нигезләре дәресләрен кертү Русиядәге урыс булмаган халыкларны тирән борчуга сала.


Соңгы елларда Татарстанда да татар телендә укыту кимеде. Мисал өчен, 2006нчы елда республикада ана телендә укыта торган 1172 мәктәп булса, 2007нче елга аның саны 1147гә калган. Бу 25 мәктәпкә азрак дигән сүз. Русия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, бу федераль үзәкнең махсус уйланылган сәясәте һәм аны тормышка ашыру юллары «Русия проекты”нда һәм “Урыс доктринасы”нда күрсәтелгәнен әйтә.

Фәндәс әфәнде, Сез бу проектларда Русиянең киләчәк сәясәтен алып бару юллары билгеләнгән дисез. Бу басмалар кем тарафыннан нәшер ителгән һәм анда ниләр язылган?

Бүгенге көндә Русиянең милли сәясәте ул - Русияне империя итеп, правослау динен аның идеологиясе итеп куеп бердәм вә бүленмәс унитар дәүләт итеп үзгәртү. Шуңа өстәп тагын Русиядә монархия кертү максат булып тора. Монархия кертү идеясе ул «Русия проекты” (“Проект России”) дигән китапта каралган. Бу басма җитәкче даирәләргә яшерен генә таратылган. Аның әле 2нче бүлеге дә бар һәм анда идея бераз көчәйтелеп әйтелә, ягъни турыдан-туры христиан дине төп идеологик нигез булырга тиеш дип. Бу китаплар 500 данә булып басылган һәм аларның кайсы нәшрияттә чыкканы да, кем тарафыннан эшләнгәне дә язылмаган.

Моннан тыш дистәләгән галим тарафыннан тупланган һәм әзерләнгән «Урыс доктринасы” (“Русская доктрина”) дигән җыентык бар. Бөтен милли идеология моннан күренә. Ягъни Русияне бер милләтле, бер динле, бернинди республикаларсыз бер генә хакимиятле дәүләт итеп оештыруга юнәлтелгән икәнен без инде хәзер үк, көннән-көнгә алып барылган эшләрдән күрәбез. Милли компонентны чыгарып ташлау шуның бер мисалы. Ул канунның максаты – урыс булмаган телдә алып барылган белем бирүне башта киметеп, аннары юкка чыгару. “Урыс доктрина”сында бу турыдан-туры язалган.

Ә татарларның бу идеологиягә каршы торырлык көче бармы?

Бер яктан - бар, икенче яктан – юк. Юк дип әйтәм, чөнки хәзер безнең шушы мәсьәләне күтәреп чыгарлык иҗтимагый оешмаларыбыз да, киң мәгънәдә алганда, институтларыбыз да юк. Шушы мәсьәләне күтәрерлек дәүләт органнарыбыз да юк. Хәтта Бөтендөнья татар конгрессы да юк, ул Сабантуе бәйрәмен оештыру эшенә чумган. Сабантуй дигәннән, “Урыс доктрина”сында кечкенә милләтләрнең мәдәнияте турында сүз бар-барын. Анда аларның мәдәниятен фольклор, ягъни халык авыз иҗаты дәрәҗәсендә генә яшәтү турында сүз бара. Аерым алганда, сезгә Сабантуйдан да югарырак юл юк дигән мәгънәдә. Шуларны искә алганда, татарларның бер яктан каршы торырлык көче юк булып чыга

Ә икенче яктан?

Икенче яктан безнең барлык көч ул – халык. Әгәр халык үзен-үзе якларга теләп тотынмаса, Татарстанда моңа бер хакимият тә, җитәкчелек тә керешмиячәк. Әмма халыкны кузгату хәзер бик авыр булачак. Чөнки без, сәясәтчеләр, үзебез аны алдадык һәм биздердек. Мин үземне дә әйтәм. 1990нчы елны бәйсезлекне яклаганда Казан урамнарына меңләгән халык чыга иде. Хәзер бу юк. Әмма халык үз фикерен белдермәсә, мәсьәләне хәл итеп булмыячак.

Халыкның янә урамга чыгуы кирәкме? Ягъни башка юллары бармы?

Канунга сыя торган, көч кулланудан тыш бар гәмәлләрне эшләү дә файдалы. Гомум халык тәләп итмичә генә, хакимият үзенә бу өлкәдәге басымны сизмиячәк. Бүген Казанда 4нче татар мәктәбен ябып, аның урынына кадетларын мәктәбен ачтылар. Бер генә кеше дә урамга чыкмады.

Халыкның битарафлыгы дөрес мәгълүматка булган кытлыктан да тора. Менә «Азатлык” радиосының да “Яңа Гасыр” да 20 минутын бетерделәр бит. Бүген татар радио-телевидениесе бар дип әйтеп булмый, чөнки анда сәясәткә кагылышлы җитди мәсьәләләр күтәрелми, ул күңел ача торган мәгълүмат чарасы гына булып кала. Бүгенге максат – халыкны ачтан үтермәслек итеп ашарга биреп тору һәм күңелен ачу. Болай барганда без төп көч булган халыкны гәмәлдә куллана алмыйячакбыз.
XS
SM
MD
LG