Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеул белән Ташкент үзбәк газын бергәләп үзләштерәчәк


Көньяк Корея рәсмиләре белдерүенчә, Көньяк Кореяның энергия концорциумы бүген Үзбәкстанның дәүләт газ ширкәте белән Үзбәкстандагы иң зур газ ятмасын үләштерү турында килешкән.

Сеулда Көньяк Кореяның энергия министры килешүне концорциумны җитәкләүче КоГаз ширкәте белән Үзбәкнефтегаз ширкәте Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов катнашындагы тантана вакытында имзалады диде.

Тарафлар бергәләп Үзбәкстанның көнбатышындагы Сургил газ ятмасын үзләштерү һәм бергәләп газ-химия комплексы төзү эшенә 1.8 миллиард доллар салачак.
Сургил ятмасында 96 миллион тонна табигый газ бар дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG