Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:27

Медведев Сербиядә: сәясәт үзгәрми


Дмитрий Медведев (с) һәм Сербия премьеры Воислав Коштуница

Дмитрий Медведев (с) һәм Сербия премьеры Воислав Коштуница

Русиянең киләсе президенты булып дип көтелгән Дмитрий Медведев дүшәмбедә бер көнлек сәфәр белән Белградка килде. Серб рәсмиләренә ул Русиянең Косово мәсьәләсендә сәясәте үзгәрмәячәген белдерде.


Бу якшәмбедә Русиянең киләсе президенты булып сайланыр дип көтелгән Дмитрий Медведев, сайлау нәтиҗәләрен көтеп тормыйча, дүшәмбедә рәсми сәфәргә чыгып китте.

Рәсми төстә икътисад һәм энергетика мәсьәләләренә багышлана диелсә дә, бу сәфәрнең чын максаты – сәясәт иде. Медведев моны үзе дә яшермәде:

"Безнең кыска вакытлы сәфәрнең төп максаты, әлбәттә, Косовоның канунсыз танылуы шартларында, Сербиягә теләктәшлек белдерү. Без Сербияне бар җирләренә вәкаләте булган дәүләт дип саныйбыз" диде Русиянең әлегә беренче вице-премьеры.

Медведев шулай ук, Косовоның 17 февраль конне берьяклы бәйсезлек игълан итүе кешечелек 100 елдан артык төзеп килгән халыкара иминлек һәм канун системнарын җимерә, дип өстәде.

Кушма Штатлар, Британия, Франция, Германия һәм башка Көнбатыш илләре Косовоның бәйсезлек игълан итүен таныды.

Сербиянең тарафдары булган Русия моны канунсыз гамәл дип саный һәм аны көчтән чыгарырга таләп итә.

Медведевның Белград сәфәре, Кремльнең бу мәсьәләдә сәясәте сайлаулардан соң да үзгәрмәячәгенә ишарә булып тора.

"Бу күпмедер дәрәҗәдә Русия сәясәтенең дәвамлылыгын күрсәтү. Медведев, Путин салган сукмактан тайпылмаячагын, тышкы сәясәтнең үзгәрмәячәген күрсәтә" ди Мәскәүдәге Heritage Foundation үзәге башлыгы Евгений Волк.

Медведевның узган атнада Британ Шурасын Русиядә күзләү белән шөгельләнүдә гаепләвен дә искә алып, Волк, ул Путинның кырыс тышкы сәясәтен дәвам итәчәк, дип фаразлый.

Беренче вице-премьер булудан тыш, Медведев дәүләт карамагындагы Газпром монополиясенең дә рәисе булып тора.

Узган айда Мәскәү Белград белән энергетика өлкәсендә берничә килешү төзегән иде. Бүгенге сәфәр вактында Медведев тагын берне имзалады – Көньяк Агым үткәргечен сузу һәм җир асты сакланмаларын төзү турында.

Сербиянең Көнбатыш карашлы яңа президенты Борис Тадич хакимияткә илне Көнбатышка, Европа Берлегенә таба бору вәгъдәләре белән килгән иде.

Премьер-министр Воислав Коштуницага якын милләтчеләр исә Русия канаты астына керүне алтернатив итеп күрә. Косовоның бәйсезлеге тирәсендәге вазгыять аларның тегермәненә бераз су койды. Бүгенге килешүдән соң Коштуница, Сербия белән Русия арасындагы хезмәттәшлек барлык дәрәҗәләрдә уңышлы бара, дигән сүзләр әйтте.

XS
SM
MD
LG