Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Богданов әнисе татарча җырлый


Богдановның бабасы Абдраим, әбисе Сабрия, әнисе Лариса. Әмәт абзыйсы һәм Линура апасы Кырымда яши.
Богдановның бабасы Абдраим, әбисе Сабрия, әнисе Лариса. Әмәт абзыйсы һәм Линура апасы Кырымда яши.

Русия президентлыгына нәмзәт Андрей Богдановның әнисе Лариса Абдраим кызы татарлык, сөргенлек, Кырым турында "Азатлык"ка сөйләде.


Русия президентлыгына нәмзәт булган һәм Русия демократик партиясы җитәкчесе Андрей Богдановның әнисе кырым татары булуын инде тыңлаучыга хәбәр иткән идек. Бүген исә әнисе Лариса Богданова кырым татарлары турында сөйләде. Нәмзәтнең әнисе Алматада сөргенлектәге туган. Аннары укырга Мәскәүгә киткән.

“Туган телне онытып барам, Мәскәүдә аралашу юк”, - дип зарлана. Шулай да якын туганнары аңа татарча эндәшә. Ә алар асылда Кырымда яши.

Лариса Бөек Ватан сугышы батыры Абдраим Касыймов кызы. Әтисе сугышта калган, сөрелмәгән. Тик сугыштан соң ул да өенә кайта алмаган. Кырымнан бар татарны да куганда, аның гаиләсен сөргәннәр. Ике бала шунда үлеп калган. Гаиләсен эзләп Ташкентка киткән. Аннары хатының Алматада дип хәбәр китергәннәр. Әтисе әнисен шул шәһәрдә барып базарда очраткан. Алар кабат гаилә корып өч бала үстергән. Лариса ханымның абыйсы Әмәт Новороссийскида яши, апасы Линура Акмәчеттә. Әнисе Сабрия Алматада гүргә кергән. Әтисе Абдраим Кырымда ахирәтле булган.

Әтисе бу кызын грекча “акчарлак” - Лариса дип атаган. Шулай ук бу исемдә кара диңгездә бер көймә йөргән һәм бер мәрһүм ерак апасы да Лариса дип аталган булган. Лариса балачагын авыр булса да, бәхетле итеп сөйли. Тик шулай да иң зур теләкләре аларның өлкәннәрчә булган: Туган илгә кайту.

“Без бала чакта пилмәнгә теләк әйтеп ногыт борчагын сала идек. Бердәнбер теләк әйтә идек: туган илгә кайтыйк дип. Башка теләк юк иде. Безне шулай итеп тәрбияләделәр. Анда туган илгә кайту теләге белән яшәдек. Чөнки без нахакка сөрелгәнбез”.

Башка кырым татарларыныкы кебек үк аларның тормышы “иң авыры” булмаган. Чөнки, әтисе сөрелгән кеше дип саналмаган. Алар алман, ингуш, чечен сөрелүчеләр арасында яшәгән.

“Әти сугышның башыннан ахырына кадәр булган. Берлинда булган. Әсирлеккә дә төшкән. Аннары качкан. Аңа орденнар биргәннәр. Маршал Ракосовский биргәне да бар. Ә әниләрне исә сөргәннәр. Өлкән абыем әби-бабай белән булган. Ул Кырымда ук үлеп калган. Апаны әни белән сөргәннәр. Юлда үлеп калган. Каберен белмибез. Ул вакытта ташлаганнар да, бар мәетләрне бергә күмеп куйганнар бит. Күп татарлар Үзбәкстандагы Бегабад шәһәренә эләккән. Кайберләре Уралга эләккән. Әнине Алматага китергәннәр. Әти аны сугыштан соң эзли башлаган. Ялгыш кына эзләп тапкан. 1956 елга кадәр торган ул җирдән чыгып китәргә ярамый иде. Аеруча әнигә авыр булды. Әти ботаника бакчасында эшләде. Ә әнигә беркая да барырга да ярамый иде. Без алман, чечен, украин сөргенчеләре белән бергә үстек. Укытучылар да шул халыклардан иде. Соңгы тапкыр 1985 елда туган шәһәрем Алматага барып кайткан идем. Анда барысы да үзгәргән инде. Хәзер инде ул шәһәрдә җирле халык-казахлар күбрәк яши. Күпләр киткән. Шул исәптән татарлар мөмкин булганы киткән. Кайберләре генә калган”.

- Лариса ханым, татарга каршы кырын караш очракларын күрмәдегезме?

“Яхшы хәтерлим. Мәктәптә татар-монгол һөҗүме турында дәрес үткәндә иң беренче кыен кичерешләр булды.Шулай ук әйтик мәктәптә себеркене “халык дошманнары” балаларына җыйдырталар иде. Әти безнең өчен бик курка иде. Ул безгә урамда туган телдә сөйләшергә кушмый иде. Безнең белән өйдә генә сөйләшә иде. Бар кешеләр дә куркып яшәде. Чоры шундый иде”.

Лариса Касыймова Мәскәүдә дә татарга кырын караш сизә торган булган. Беренче елны аны институтка укырга алмаганнар. Шулай ук кайбер эшләргә мөһим урыннарга алмый торган булганнар. Шулай да мәрхәмәтле кешеләр татар яки кырым татары булуы турында аңа эндәшми калуны кулайрак күрә торган булган.

Касимовлар гаиләсеннән туганнары ничек итеп Кырымга кайта алган? 1956 елда реабилитация булды ди. Сүздә. “Туган илне карап булса да кайтыр идек дип яшәдек”. Тик кайтырга хокуки нигезләр булмаган. 1967-68 елларда тагын бер талпынып караганнар. Абыйсын Кырымга кертмәгәннәр. Чөнки абзыйсы Яхъя Касыймов сугышка кадәрге кырым татар республикасында хокук министры булган.

Лариса соңыннан урыс егетенә кияүгә чыккан. Аларның өч уллары бар. Берсе президентлыкка нәмзәт. Андрей Богданов ул. Русия тарихында президентлыкка күрсәтелгәннәр арасында беренче татар баласы. Ярымкан булса да. Андрейның да өч баласы бар. Сабрия-Абдраим гаиләсендә кызы Лариса да, оныгы Андрей да өч бала үстерә. Кайчандыр туган илен сагынып яшәгә баланың бүген дә күңеле бик тыныч түгел. Лариса апа улы өчен борчылып яши.

“Андрей зур сәясәттә. Ә бу бераз куркыта.”

Лариса Богданова улы белән Кырымга да барып кайткан. Туйга. Андагы туганнар рәхәтләнеп татарча сөйләшә ди. Үзе исә, кырым җырларын җырлый башласам, дулкынланам ди. Әйтик “Гүзәл Кырым”ны ул җырлый алмый. Ул апасы белән кыз вакытында яратып җырлаган бер сөю җырын башкарып күрсәтте.

“Ике чишмә, ян-янга

Су эчтем яннарында.

Сана сана, сана сана,

Мин килмәм.

Йыла сана, йыла сана...”

XS
SM
MD
LG