Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

БМОдагы Иран илчесе: Тәһран яңа чикләүләргә карап чигенмиячәк


БМОдагы Иран илчесе Тәһранның атом програмына бәйле яңа БМО чикләүләренә карап чигенүгә бармыячагын белдерде.
Илче Мөхәммәт Хазый шулай ук Тәһраннан уран баетуны туктату таләбе хокукый түгел диде.
БМО Иминлек Шурасындагы 5 даими әгъза һәм Германия Иран стратегиясе турында сөйләшү үткәрде.
Шуларның өчесе – Кушма Штатлар, Британия һәм Франция Иминлек Шурасы уран баетуын туктатмаган Тәһранга каршы бу атнада өченче чикләүләрне хуплар дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG