Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Уфага килде


Русия премьер-министрының беренче урынбасары һәм президент урынына төп нәмзәт Дмитрий Медведев бүген Уфага килде.


Биредә ул Идел буы бүлгесенә кергән төбәкләрнең җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Анда һәм җирле рәсмиләр белән очрашуларында сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләренә караган дәүләт проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралачак. Уфа килгәч тә Медведев Картлар һәм инвалидлар йортында булды.

Президентка нәмзәтнең Уфада чакта җирле журналистлар белән дә күрешүе каралган.

Узган атна азагында Дмитрий Медведев Казанда булып киткән иде.

XS
SM
MD
LG