Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

Болгарстан башкаласы София шәһәрендә халыкара туристлык күргәзмәсе узды.

“Ял һәм эш урыннары-2008” дип аталган бу чарада Русияне тәкъдим иткән мәйданда төбәкләрдән Татарстан гына катнашты. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгындагы туристлык эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Михаил Гермогентов туристлар өчен Русиядәге бәяләрнең бик югары булуына Софиядән тагын бер кат инанып кайткан.
“Бездәге бәяләр барсын да куркыта. Мин Болгарстан турында әйтеп тә тормыйм, яшәеш күпкә яхшы булган Европа илләрендәгеләр өчен дә, әгәр дә тәүлеккә чыгымнар 70 евродан артса, безгә беркем дә килмәячәк”, - ди Михаил Гермогентов. Аның әйтүенчә, Европа илләрендә яшәүчеләр акчаларын саный белә һәм шуңа күрә алар арзанрак һәм хезмәт күрсәтү, ягъни сервис яхшырак булган башка илгә чыгып китәчәк. 70 евро дигәннән, ул бу акчаның туклану һәм кунакханәдә тору икәнлеген дә әйтеп узды. Бүгенге көндә Русия, шул исәптән Татарстан да туристлар өчен сыйфаты яхшы булган 2-3 йолдызлы кунакханәләргә кытлык кичерә.
Бәяләр өркетсә дә, Михаил Гермогентов әйтүенчә, Болгарстанда Татарстан белән кызыксыну көткәнгә караганда да зуррак булган. Тыңлаучыларыбыз хәтерләсә, министрлык гыйнвар аенда Испаниянең Мадрид шәһәрендә шулай ук халыкара күргәзмәдә катнашкан иде. Анда күпләр Татарстанны Казакъстан белән бутаган. Ә Софиядәге “Ял һәм эш урыннары-2008” дип аталган күргәзмәгә килгәндә исә, яннарыннан кеше өзелмәгән.
“Моңа Болгарстан дәүләт телеканалыннан күрсәтелгән фильм зур йогынты ясаган. Болгарстан тарихы турындагы бу фильмның бер кисәге Татарстандагы Биләр һәм Болгарга багышланган. Безнең янга килүчеләр: “Без Татарстанны беләбез. Сезнең турында кино күрдек”, - диделәр. Шуңа күрә кызыксыну зур булды”, - ди Гермогентов.
Күргәзмәдә катнашучыларны татарстаннар чәк-чәк белән сыйлаган. Милли киемдәге кыз белән егет каршы алып торган. Бигрәк тә милли көйләр җәлеп иткән аларны. Татарстанга багышланган бүлек белән кызыксынган тур-операторларның барсының да телендә бер генә: “Татарстанга ничек барып була?” - дигән сорау булган. Җавап бер - Болгарстандагы теләсә кайсы ширкәт бу турны оештыра ала. Әмма юлга чыгарга теләүчеләрне бәяләр кәнәгатьләндерерме?
Русиядән Болгарстанга елына уртача 250 мең кеше ялга бара. Ә Болгарстаннан Русиягә килүчеләр саны ун мәртәбә кимрәк.
“Төп сәбәпләрнең берсе, моны Болгарстан операторлары да әйтте, Русиягә килү юлының, торуның һәм туклануның кыйммәт булуында”, - ди Михаил Гермогентов. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгындагы туристлык эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы әйтүенчә, Казанга килүчеләрнең хисабы әлегә алып барылмый. Шулай да, татарстаннар Болгарстанга ялга
теләп йөри. Аларны “Альбена”, “Алтын комлык”, “Кояшлы яр” курортлары үзенә тарта.

“Чөнки анда ял бездәге белән чагыштырганда күпкә арзанрак. Моны үз күзләребез белән күреп кайттык”, - ди Гермогентов.

XS
SM
MD
LG