Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вандаллар депутат Мурзинны гей булуда гаепли


Нефтекама шәһәрендә Башкортстан парламенты депутаты Эдвард Мурзинның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсен пычратканнар.

Билгесез кешеләр төнен ишекне җимереп кереп, диварларга сиптергеч зәңгәр буяу белән ямьсез сүзләр язганнар, Мурзинны "сексуаль азчылык вәкиле" дип атаганнар. Мурзин исә үзенең андый төркемгә кермәвен, бары тик аларның хокуклары өчен көрәшче икәнлеген белдерде.
Эдвард Мурзин Нефтекама шәһәрендә халык каршылык фронтын оештырган иде. Оешма шәһәр халкы арасында фикер белешү үткәрде, шуның нәтиҗәләре буенча халыкның 90%тан артыгы коррупция булуына борчылу белдергән. Мурзин бу һөҗүмне "яңа хәрәкәт өчен хакимиятнең үче", дип саный.
XS
SM
MD
LG