Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер көндә ике урам җыены


Сипайлово бистәсендә коммуналь түләүләргә каршы халык җыены узды, Уфа хакимияте бинасы каршында коммунистлар урам җыены уздырды.

Сипайлово бистәсендә коммуналь түләүләргә каршы халык җыены узды
25нче февраль Уфада ике урам җыены узды. Көндезге сәгать 12дә башкаланың Сипайлово бистәсенә коммуналь түләүләрнең зурлыгына каршы халык җыены дигән чара узды. Анда 300дән артык кеше катнашты. Чараны оппозициягә киң билгеле, тарих фәннәре кандидаты Радмир Янгиров алып барды. Ул чыгышын хәтта җыен үткәрү өчен бина алып булмауга, Конституция хокуклары бозылу турында сөйләүдән башлады. Хакимияткә шактый тәнкыйть сүзләре яудырды, халыкны үз хокуклары өчен көрәшкә күтәрелергә чакырды.
Уфада Юрий Пастухов атлы кеше коммуналь түләүләрнең дөрес булмавын исбат итеп, түләгән акчаларының бер өлешен кире кайтаруга ирешкән иде. Ул әлеге мәсъәләдә халык туплана башлавын, Уфада 6 шундый ризасызлар төркеме оешуын әйтте. Һәм барлык халыкны дөрес түләүләргә ирешү өчен бердәм фронт булып күтәрелергә чакырды.
Халык җыены ахырында карар кабул ителде. Анда “торак хокуклары өчен көрәшә торган җәмәгатьчелек хәрәкәте оештырырга, якын араларда бу оешманың конференциясен уздырырга, коммуналь түләүләрне 2006 нчы ел дәрәҗәсенә төшерергә” диелгән.
Уфа хакимияте бинасы каршында коммунистлар урам җыены уздырды
Аларның чарасы бер сәгать соңлап башланды. Чарада 400 гә якын кеше катнашты. Кулларда “Русияне коткарачак коммунистлар өчен тавыш бир!”, “Сайлаулар - алдакчылык, сайлау комиссиясе - шулер!”, “Без социализм яклы!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр күрергә була иде. Әлеге чара коммуналь түләүләр югары булуы һәм сайлаулар темасын күтәрде.
Чыгыш ясаучылар “илне бары тик коммунистлар гына коткарып кала ала” дип 2-нче март Зюгановны сайларга кирәклеген билгеләде.
Республика коммунистлары башы Рифкать Гарданов:
“Илдәге 74 миллион эшкә яраклы кешенең 55 миллионының хезмәт хаклары аена биш меңгә дә тулмый", - диде.
Комсомол яшьләре оешмасы башы Тимур Баембәтов югары уку йортларында ришвәтчелек котыруы, хәтта акчасыз тулай торак алуның да мөмкин булмавын сөйләде.
Коммунист Мадриль Гафуров Кушнаренко районы башы Сергей Касаткинның халыкны изүе, аны берничек тә урыныннан алып булмавын ирештерде һәм изелү турында шигырен укыды. Чарада чыгыш ясаган калганнар да илдәге социаль авырлыклар турында сөйләде, социализмга кайту өчен көрәшкә чакырды. Чара ахырында карар кабул ителде.
Бер көнне, хәтта бер сәгать аерма белән ике чара үтүне оештыручылар төрлечә аңлата. Сипайлово бистәсендә халык җыены уздыручылар коммунистлар халык башын бутау өчен махсус җыен уздырды дип саный. Алар чаралары булачагы турында күпкә алдан хәбәр иткән булган, хакимият кесәсенә кергән коммунистлар чараны махсус бер үк көнгә һәм бер үк вакытка билгеләгән. Коммунистлар исә моны очраклы дип саный, үзләренең дә чараны авырлык белән оештыруларын, ничектер хакимиятнең чара уздырган җирдә концерт оештырмауларына гаҗәпләнү белдерә.
XS
SM
MD
LG