Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Беларуста тоткын җеназада катнашу өчен төрмәдән чыгарылды


Беларуста төрмәгә ябылган оппозиция җитәкчесе Аляксандр Казулин хатынының җеназасында катнашу өчен кыска вакытка гына иреккә чыгарылды.
Узган шимбәдә яман шеш авруыннан вафат булган хатыны Иринаны җирләргә чыгару рөхсәте алу өчен Казулин ачлык игълан итте.
Азатлык хәбәрчесе Казулин 3 көнгә чыгарылган дип белдерде.
Казулинны җеназага чыгарырга АКШ белән Европа Берлеге дә чакырган иде.
Казулин президент Аляксандр Лукашенконы яңадан сайлауга каршы демонстрацияләр оештырырга ярдам иткән өчен 2006 елда 5 ярым елга төрмәгә ябылды.

XS
SM
MD
LG