Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Казанның да «Алтын Коръән»е булачак


Татарстан вәкилчелегендә узган тантанада

Татарстан вәкилчелегендә узган тантанада

2009 елда Казан Кирмәне музеенда «Алтын Коръән»нең дәвамлы күргәзмәсе ачылачак.


26 февральдә WT ширкәте тәкъдиме белән Монетный дворда басылган «Алтын Коръән»нең беренче бите Татарстанга тапшырылыды.

Республиканың Мәскәүдәге даими вәкилчелегендә аны WT ширкәте җитәкчесе Владимир Прусаков кулыннан Казан Кирмәне музееның мөдире Рамил Хәйретдинов кабул итеп алды. Шушы Коръәни Кәрим 8нче гасырда кулдан язылган һәм аны хәлиф Госман Коръәне дип атыйлар. Бүгенге көндә аның төп нөсхәсе Питербурда саклана. Шушы Госман Коръәне Мәскәүнең Монетный дворында алтын йөгертелгән махсус метал эремәсенә төшереп күчерелгән.

Госмани Коръәннең алтын битләреннән берсе
162 биттән торган, авырлыгы 14 кило булган Коръәни Кәрим киң җәмәгатьчелеккә беренче мәртәбә узган ел Пушкин музеенда оештырылган махсус күргәзмәдә күрсәтелде. Бу чара Ислам конференциясе оешмасы һәм Русиянең мөфтиләр шурасы фатихасы белән үтте.

Ул вакытта «Алтын Коръән» күргәзмәсен оештыручылар, "Монетный дворда Госман Коръәнен алтынга төшерү эшенә ел ярым вакыт кирәк булды, алга таба, әгәр дә бездән аны басуны үтенсәләр, әзер өлгеләр белән без аны башка илләр өчен дә тиз арада бастырып бирә алабыз", дигән иде.

Күптән түгел генә «Алтын Коръән»нең берничә бите Иранда, Коръәни Кәримгә багышлап уздырырлган күргәзмәдә дә күрсәтелгән. Хәзер инде «Алтын Коръән»не Сөгүд Гәрәбстанында күрстәтү һәм аларга тапшыру планы да бар икән.

Владимир Прусаковның әйтүенә караганда, алтынга басылган хәлиф Госман Коръәнен тагын ун данә эшләмәкчеләр. Шуларның икесе Русиядә калачак - берсен Русия президентына бүләк итәчәкләр, ә инде икенчесе тулысы белән Казан Кирмәненә тапшырылачак. 26 февральдә музейга аның махсус тартмага салынган беренче бите бирелде. Калган 161 бит соңрак тапшырылачак.

WT ширкәте башлыгы Коръәни Кәрим Татарстанга бушлай тапшырыла дисә дә, бәяләр турында сүз чыккач, "мин аны сер дип уйламыйм, бу килешүләрдән тора", дип кенә чикләнде. Һәм "Татарстанның кайбер шәһәрләрендә, Идел буе республикаларында да «Алтын Коръән»не алырга теләк белдерүчеләр бар, без аны популярләштерергә ниятлибез, тик менә ничек саклау проблемасын гына уйларга кирәк", диде.

Казан Кирмәненә «Алтын Коръән»не тапшыру уңаеннан Татарстанның Русия федерациясендәге вәкиле Назыйф Мириханов: «Казанга, Татарстанга «Алтын Коръән» тапшырылу - бу, беренчедән, безгә булган зур игьтибарны күрсәтә, моның дөньякүләм әһәмияте бик зур. Икенчедән, ислам ул – танылган цивилизация. Безнең татар халкы ислам тәэсирендә формалашкан. Иң мөһиме - Казанның меңеллыгы тантаналары вакытында Казан Русиянең өченче башкаласы дигән фикер ишетелә башлаган иде, ике «Алтын Коръән»нең берсе Казанга тапшырылу шуңа бер дәлил. Татар халкы Коръәни Кәрим нигезендә яшәгән, ул мөселман халкының конституциясе. Ә инде «Алтын Коръән» сакланачак Кол Шәриф мәчете безнең дәүләтчелекнең символы», - диде.

XS
SM
MD
LG