Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм бюрократия: син – миңа, мин – сиңа


Дмитрий Медведев (с) Уфада Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән
Дмитрий Медведев (с) Уфада Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән

Русиянең киләсе президенты булыр дип көтелгән Дмитрий Медведев сайлауга 4 көн кала Уфага килеп Идел буе төбәкләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Президентлыкка 4 намзәтнең берсе сайлаучылар белән очрашуга караганда җирле түрәләр белән очрашуны хубрак күрә. Ни өчен?


Русиянең хәзерге президенты, ә май аенда премьер-министр булыр дип көтелгән Владимир Путин да, әлегә беренче вице-премьер, ә шушы атнада президент булыр дип көтелгән Дмитрий Медведев та, соңгы вакытта ясаган чыгышларында илне мескен хәлдән чыгару, пенсияләрне, хезмәт хакларын күтәрү, байлар белән хәерчеләр арасындагы упкыннны киметү кирәклегенә аеруча басым ясарга тырыша.

Без бер фикердә

Сишәмбе Уфага килгәч, журналистлар белән очрашуы вакытында Дмитрий Медведев шул ук фикерләрне кабатлады.

"Социаль сәясәттә хәзер иң мөхиме – 1990 елларда һәм яңа гасыр башында да булган тишек ямау, яшәп калу сәясәтеннән үсеш сәясәтенә күчү."

Берүк вакытта Медведев бу аның гына фикере түгел, ә Путинның да нәкъ шулай уйлаганына басым ясарга тырыша.

"Бу курс турында үзенең чыгышында президент та әйткән иде, мин дә Красноярскийда әйттем, бу фәкать башка приоритетлар җыелмасы", - диде Медведев сишәмебдә Уфага килгәч.

Кремль нигә көчәнә?

2 март президент сайлавында Медведевның җиңеп чыгачагында шикләнгән һәм берүк вакытта үз акылында булган кеше юк диярлек.

Шуңа да карамастан, Кремль бу сайлау алды кампаниясен чын-чынлап алып бара. Әле кайчан гына киң даирәгә таныш булмаган Медведевны Путинның лаеклы варисы итеп күрсәтү өчен күп көч сала.

Кайбер күзәтүчеләр бу урынсыз көчәнүнең сәбәбен бер генә нәрсә белән аңлата – янәсе, Медведевның артык көчле президент булуын теләмәгән силовиклар бар. Бер сайлау рәсмие "Время новостей" гәзитенә әйтүенчә, алар аның, җиңсә дә, 70%-тан артык түгел, ә 60% чамасы гына җыюын, ягъни "зәгыйфь президент" булуын тели.

"Идарәле демократия" ничек эшли?

Ләкин Медведевның шактый көчле терәге бар – җирле җитәкчеләр. 2005 елда Путин керткән үзгәрешләргә күрә, аларны нәкъ менә президент тәкъдим итә. Җирле җитәкчеләр моны яхшы аңлый. Бер сайлау рәсмие Moscow Times гәзитенә әйтүенчә, "җирле түрәнең киләсе президентны яратуын күрсәтү өчен иң яхшы юл – сайлауда югары катнашу дәрәҗәсен тәэмин итү."

Гәзит язуынча, түрәләр, моның өчен кулыннан килгәнен эшли – уку йортлары, хастаханәләр, дәүләт оешмаларыннан сайлауда катнашуны таләп итә. Аларга исә бу эштә Кремльнең хезмәт хакларын күтәрү вәгъдәсе ярдәм итә.

Кыскасы, Русиядә шундый псевдо-демократик систем барлыкка килде. Медведев президент булып сайлану өчен бюрократия ярдәменә мохтаҗ. Җирле түрәләр исә, үз нәүбәтендә, президентка мохтаҗ. Кем әйтмешли, син миңа, мин – сиңа.

Бюрократия – терәкме, киртәме?

Медведев нинди генә либераль чыгышлар ясамасын, ул телгә алган реформаларга нәкъ менә бюрократия төп киртә булып тора.

Икътисадчы Владислав Иноземцев мәгълүматына караганда, бүгенге Русиядә бюрократия якынча миллион ярым кеше тәшкил итә. Аларның чыгымнары тулаем җитештерүнең (ВВП) 2-3%-ына тәңгәл, бу әле рәсми коррупция саннарын искә алмыйча.

Медведев "приоритетлар үзгәртү" турында сәйләсә дә, аның чыгышлары асылда Путинның 2000-2001 еллар чыгышларын яңарту булып күренә. Бу системның ничектер үзгәрүен күз алдына китерүе кыен.
XS
SM
MD
LG