Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлекне данлаган Björkны Сербия теләми


Bjork Токиода "Declare Independence" җырын башкара
Bjork Токиода "Declare Independence" җырын башкара

Косово бәйсезлегенә ачуланган Сербия иреклеккә өндәүче сәнгатькәрләрне дә кире кага башлады.


Сербиядә Косово бәйсезлеге сәбәпле күтәрелгән милләтчелек дулкыны тиз генә төшмәс кебек - анда мәшһүр исланд җырчысы Björkның июльгә билгеләнгән зур тамашасы булмаячяк дип хәбәр ителде. Оештыручылар моны җырчыга тиешле иминлек шартлары гарантияли алмаячагы белән аңлата.

Шушы көннәрдә Токиода узган концертында Björk Косовога багышлап "Declare Independence! - Бәйсезлек Игълан Ит!" дигән җырын башкарган иде. Җырчы үзе, күрәсең тамашачылар арасында серб кешесе булгандыр да, ул иленә хәбәр иткәндер дигән фараз белдерде. Шул сәбәпле Сербиядә аңа карата көтелмәгән мөгамәлә була ала дип шүрлиләр хәзер Björkның Нови Сад шәһәрендә планлаштырылган тамашасын оештыручылар. Чәршәмбедә алар җырчыга шалтыратып концертның булмаячагын әйткәннәр.

Björk шушы җырын Косовога гына түгел, бәйсезлек даулаган бар төбәкләргә дә багышлап җырлый. Анда, мисал өчен, "Үз байрагыңны булдыр! Үз байрагыңны күтәр! Үз телеңне сакла!" дигән сүзләр дә бар. Әлегә кадәр бер генә илдә дә шул җыр сәбәпле Björkның иминлегенә куркыныч янаганы юк иде.

XS
SM
MD
LG