Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:45

Доллар тарихи чикне узды: бер евро өчен $1.50


Доллар-евро көрәшендә американ акчасы әлегә бирешә

Доллар-евро көрәшендә американ акчасы әлегә бирешә

Сишәмбедә американ икътисадының хәле турында алынган яман хәбәрләр долларны тагын да көчсезләндерде.


Чәршәмбегә каршы төндә Нью-Йорктагы бурза ябылу белән акча базарларында евроның кыйммәте 1.50 долларны узып китте. Шушы тарихи чикне американ акчасы беренче мәртәбә уза - моңа кадәр аның болай очсызланганы юк иде әле.

Соңрак доллар хәл алып бераз ныгыса да, аңа башка акча берәмлекләре, беренче чиратта евро ягыннан басым көчле булып кала бирә.

Сишәмбе доллар өчен шактый күңелсез хәбәрләр алып килде. Башта еврозона, аерым алганда Германия икътисадының хәлләре, алдан уйланганча, начар булмавын күрсәткән саннар бәян ителде. Америкадагы инфляциянең исә югары булуы ачыкланды һәм бу да долларга "аяк чалучы" бер фактор булды. Өстәвенә, Кушма Штатлардагы кулланучыларның ышанычы да соңгы айда, көтелгәнгә караганда, бик түбән булуы ачыкланды.

Долларның шушы хәлсезлеге чәршәмбе кичкә, Үзәк банк рәисе Бен Бернанкеның Конгресстагы финанс хезмәтләр комитеты каршында чыгыш ясавына кадәр дәвам итәчәк дип фаразлана.

Американ акчасының очсызлануы белән бергә дөнья базарларында нефть бәяләре дә янә 100 долларны узып китте. Бер мичкә "light sweet" нефть хәзер шул хәтле тора.

XS
SM
MD
LG