Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:38

Сембердә сайлаулар нәтиҗәсе алдан ук билгеле кебек


Хәер, Дмитрий Медведевның Президент булачагына ил күләмендә дә шикләнүче бик сирәктер. Сембер өлкәсенең үзенчәлеге – шул ук көндә Өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутатларының да сайлануы.

Бу җәһәттән дә “Бердәм Рәсәйнең бердәм командасы” дигән шигарь астында Өлкә башлыгының тарафдарлары сайлауда җиңәчәкләр диләр сәяси күзәтүчеләр. Кая карама – губернаторның “Моя команда” дигән плакатлары. Шулай ук “Ульян өлкәсе: алга гына!” дигән брошюра һәр фатирга таратылды. Анда бөек план-ниятләр һәм аларны тормышка ашыручы “Бердәм Рәсәйнең бердәм командасы” әгъзаларының сүрәтләре бирелгән.

Президент сайлавына кайтсак, кандидатлардан бары тик КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов кына, Сембергә килеп, үз тарафдарларын дәртләндереп китте. Коммунизм чорын сагынучылар байтак икән: Филармония бинасына сыя алмаганнар урамда тыңладылар кандидатны. Соңгылары ике-өч мәртәбә чамасы күбрәк тә әле…

Шунда ук “Правда” гәзитен тараттылар. Баксаң, интернационалист Зюгановны урыс халкы язмышы, аның милли республикаларда кимүе аеруча борчый икән. Урыслар саны Чеченстанда - 13, Ингушетиядә - 6,5, Дагыстанда 1,5 мәртәбә кимегән. Чеченстанда 1992-94-елларда 21 мең урыс үтерелгән. Ә күпме чеченнар кырылганын искә алу юк… Чыгышының төп мәгънәсе – бүгенге хакимиятнең начар гамәлләре, илне элекке югары дәрәҗәсенә кайтару юллары…

Аның урыс халкы язмышын гына кайгыртуына ишарә ясап, “Сезнең сайлау алды программагызда инородецларның мәдәниятын, телен саклап калу буенча нәрсә каралган?” – дигән сорауга ул менә ни диде: “Без һәр халыкның милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, теле һәм дине саклануына гарантия бирәбез”.

КПРФның тагын бер чарасы – ПИКЕТ игътибарга лаектыр. Анда үз шигарьләре арасында хокук яклаучыларныкы да бар иде: “Михаил Задорновның американнардан “Придурки” дик көлүе хаклы: алар көзгә кадәр яңа президент сайлау мәшәкатенә дучар, ә без сайлау кампаниясе башланганчы ук үзебезнең яңасын беләбез инде. Бездән өйрәнегез, янкиләр!”

Шунысы гыйбрәтле: нәкъ шул шигарь пикетны туктатыр өчен милициягә сәбәп бирде дә. Шушы арада Сембердә тагын бер мәскәүски кунак булып китте – Михаил Касьянов. Ул Тимерьюлчылар клубы бинасын 3 сәгатькә сатып алган, ләкин залны ачмадылар, электр да өзелгән булып чыкты. Очрашуга килүчеләр вестибюльгә сыеп бетмәделәр - кунак сүзләрен күпчелек урамда тыңлады.

Касьяновка 2 сорау бирү мөмкинлеге дә табылды. “Русиядә кайчан да булса коррупциягә чик куелырмы?” – дигән сорауга “Юк” дип җавап бирде. Беләдер инде: “Миша – 2 процент” дигән кушаматка лаек булган кеше бит ул. Икенче сорау мөһимрәк иде. Коррупциянең төп чыганагы – төбәкләр арасында имүче-имезүчеләр булуы. Бәлки ялкау төбәкләрне дә эшләп ашарга өйрәтү вакыты җиткәндер инде?

“Татарстанда салымның ьер өлешен калдыру турындагы Килешү – дөрес түгел. Татарстанның – донор, Ә Ульян өлкәсенең рециниент булып калуы дөрес, чөнки без бер дәүләттә яшибез. Депрессив төбәкләр дә булганга күрә, керемнәрне бүлгәләү механизмы – дәүләт машинасы булырга тиеш.”

Шул ук вакытта Татарстаннан 2003-елда 65 миллиард суырсалар - узган елда 233 миллиардка талаганны белми икән. Уңнар – суллар дигән булабыз да бит… милли мәсьәләдә барысы да ЕДРОС сәясәте белән ризалар кебек.
Касьянов визитының максаты - Өлкә парламентына үзенең җирле тарафдары Александр Брагинны уздыру икән. Бу яшь сәясмәннең “Симбирянин” дигән гәзит-рекламасы аеруча гыйбрәтле булып чыкты. Депутат булуының төп максаты – Ульян аракы заводын яптырмау икән. Буада төзелүче заманча спирт заводы аны тончыктыра ала. Әгәр безнең аракы заводы ябылса, бөлгенлеккә төшкән өлкәне күрше төбәкләр үзара бүлгәләячәк.

Брагиннан бер өзек тә китерик әле: “Соңгы арада Федераль үзәкне Татарстанның башка төбәкләргә тәэсире көчәюе борчый. Татарстанның икътисади уңышлары бәхәссез, донор төбәкләр, моны белә торып, үз хокуклары турында кычкыра башладылар. Ил хакимияте әле тузган торак мәсьәләсен хәл итү юлларын эзли генә, ә Казан - тәмамлап килә.

Шунлыктан Мәскәү Татарстан тәэсирен киметү өчен ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр. Ә банкротлыкка төшкән Ульян өлкәсе федераль үзәккә менә дигән бүләк. Аны бүлгәләп, Татарстанны күршеләреннән түбәнрәк төшереп була. Әйтик, Мәскәү Ульян өлкәсенең Иделаръягы өлешен Самарга кушса, безнең Авиастар белән Самар авиазаводы берләшеп, Казанныкыннан өстенрәк булачак. Ә цемент, шифер, лак-буяулар, торбалар җитештерү өчен чималга бай көньяктагы өлешен Мордовиягә кушса, бу республиканы Татарстанга каршы торырлык итеп үстереп була. Ә Ульян каласын, үлемгә дучар ителгән Ульянов һәм Чынлы районнары белән бергә, Татарстан җилкәсенә эләргә була”.

Яшь кандидат шундый “страшилкалар” китерә дә, сайлаучыдан “Сезгә шундый киләчәк ошыймы?” дип сорый. Һәм өлкәне бу афәттән коткару өчен, аны депутат итеп сайларга кирәк, ди. Менә нинди “киң масштаблы” карашларга ия сәяси көрәш каһарманнары бар Сембер калаларында.

XS
SM
MD
LG