Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балкан илләре Косово бәйсезлегеннән соң беренче очрашуга җыела


Балкан илләре тышкы эшләр министрлары бу атнада Софияда очрашуга җыела. Бу Косово бәйсезлек игълан иткәннән соң беренче очрашу булачак. Косово бәйсезлегенә төрле мөнәсәбәт белдергән илләр төбәктә хезмәттәшлекне көчәйтү турында сөйләшәчәк.
Болгарстан тышкы эшләр министры урынбасары Любомир Кючуков эйтүенчә, иртәгә түгәрәк өстәл янында үтәчәк бу сөйләшүдә Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич та катнашачак. Очрашуны Көньяк-Көнчыгыш Европа Хезмәттәшлек Эше оештыра.
Очрашуда Косовоны андагы БМО вакытлы идарәсе төркеме вәкиллек итәчәк.
XS
SM
MD
LG