Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:47

Татар тарихы, Татарстанның барлыкка килүе белән кызыксынучы өчен февраль азагы аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы көннәрдә Идел–Урал дәүләтен төзү тырышлыкларына 90 ел тула.

Идел–Урал дәүләтен булдыру өчен көрәш берничә ел дәвам итә. Әмма бу мәсьәләгә соңгы нокта 1918 елның февраль ахыры-март башында куела. 1918 елның 8 гыйнварында Казанда, хәзерге ратуша бинасында мөселман хәрбиләренең 2нче корылтае узган. Аны Ильяс Алкин алып бара. Бу җыелышта шәһәр җитәкчеләре, төрле фирка әгъзалары, шул исәптән большевиклар да, мөселман комитеты вәкилләре катнаша. Биредә барган сөйләшүләрне Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы, профессор Рәмзи Вәлиев болай тасвирлады:
"Әлбәттә, чыгышларның эчтәлеге төрле була, әмма барлык катнашучы да бер фикергә килә ала. Әмма бәла шунда ки, бу большевикларга хас әйбер, бер нәрсәне сөйләп, икенчене эшләү. Зур корылтай алдыннан большевиклар тарафыннан яшертен киңәшмә үткәрелә. Монда Яков Шейнекман, Мирсәет Солтангалиев, Сәетгалиев, Шаһит Әхмәдиев һ.б. катнаша.

Нәкъ менә биредә Идел–Уралны булдырыргамы, юкмы дигән сорау каралган. Шейнекман каршы булмый, Сәетгалиев та “төзесеннәр, алар барыбер эш күрсәтә алмаячаклар”, ди. Әмма Мирсәет Солтангалиев Милли мәҗлесне оештыручыларны кулга алырга кирәк, ди. Инде зур корылтай тәмамлангач, Ильяс Алкин, Асмад Акумбеков, Җиһангир Алкиннар кулга алына. Бу Казанда 28 февраль төнендә була. Ни өчен 1 мартка каршы төндә? Чөнки Милли мәҗлеснең Идел–Урал дәүләтен төзү карары нәкъ менә бу көнгә билгеләнгән була."
Идел-Урал дәүләтенең харитәсе
Мондый вакыйгалардан соң халык совет хакимиятеннән кулга алынганнарны иреккә чыгарылуларын таләп итә. Идел–Урал дәүләтен төзү ниятеннән баш тарту шарты белән тоткарланганнар җибәрелә.

Әмма алга таба алар килешүне бозып үз мәҗлесләрен Болак артында дәвам итә. Бу күренешне тарихчылар Болак арты республикасын төзү омтылышы дип атый. Әмма бу республиканың оешу, оешмау мәсьәләсе тарихчыларга әле дә бөтенләй ачылып бетмәгән. Бу турыда Рәмзи Вәлиев болай диде:
"Бу җыелыш шунда дәвам итә. Анда Идел–Урал дәүләтен игълан итү өчен мөселман халык комиссариаты төзелә. Ул 15 кешедән тора. Аның рәисе итеп Исмәгыйль Атнагулов сайлана. Анда Фәхелразый Бәширов, Сөләйман Лаптийский, Пол Таржитский, Фатыйх Мөхәммәдьяров һ.б.була.

Үзәк бу хәрәкәтне бетерү юлына баса. Нәтиҗәдә Мәскәүдән 300 матрос килеп, 2нче мөселман корылтае вәкилләрен кулга ала. Элек әдәбиятта аларны “забулачниклар”, “шуристлар”, “милләтчеләр оясы”, “шөпшә оясы” дип атыйлар иде, әмма бу фикер белән килешә алмыйм. Алар икенче мөселман корылтае вәкилләре, алар демократик юл белән сайланып куелган депутатлар. Алар Русиягә каршы милләтчеләр түгел, ә Русия эчендә эш иткәннәр дип языла аларның игъланнарында.

Шул елларда чыккан “Рабочая газета”: “Татарлар Болак артына чыгып, үз-үзләрен сакладылар гына, алар беркем өчен куркынычлык тудырмады, бары тик үз корылтайларын гына үткәрделәр”, ди. Большевикларга карата исә биредә болай диелә: “Большевиклар тагын үз-үзләрен тискәре яктан күрсәттеләр, тагын кораллар, тагын кан кыю, килер бер заман - халык аңлап аларның бу эшләрен җирәнеп искә алыр”. “Рабочая газета” шулай дип язган була."
Тарихчылар әйтүенчә, ул вакытларда халыкта гауга күтәргән тагын бер хәбәр, ул да булса вәисовлар хәрәкәте җитәкчесе Гайнанетдин Вәисовның үтерелүе. Аның кемнәр тарафыннан һәм нишләп үтерелүе турында тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев болай ди:
Гайнанетдин Вәисовның кабере Горький паркына күчерелә, 2 июль, 1989 ел
"Аның төп булышчысы Гайнетдин Ибраһим була. Шул килә дә инде, “Гайнанетдин безгә каршы да хәрәкәтләр бара бугай”, ди. Печән базары янында аларның штаблары була. Бер заман шушы шау-шу боларның штаблары янына килеп җитә.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Вәисов тәрәзә кырыена килеп “җәмәгать, тыныч юл белән хәл итик, мин үзем дә кулга алынганнарны чыгару турында сөйләшергә хакимияткә барам”, дип әтмәкче була да, әмма шул вакытта пистолеттан аткан тавыш ишетелде, ди.

Аннан соң халык ишекне бәреп кереп, аннан мәсхәрә кыла, эш кәгазләрен туздырып бетерә. Большевиклар Ваисовка карата “йомшак” сәясәт алып баралар, аны алар зурлап Казан кирмәненә күмәләр. Соңрак аның мәете Казанда Горький паркына күчерелә.

Шулай итеп Болгар дәүләтен төзергә йөргән Вәисов та үтерелә. Идел–Уралны төзүчеләргә дә ирек бирмиләр, "минемчә, ул вакыттагы хакимияткә бу ике дәүләтнең берсе дә кирәк булмаган", ди 90 ел элек барган вакыйгаларны өйрәнүче тарихчы Рәмзи Вәлиев.

XS
SM
MD
LG