Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан: яңа шәхес шөһрәтеме?


Чабышкылар хәзер яңа президент яныннын чаба
Чабышкылар хәзер яңа президент яныннын чаба

Төркмәстандагы урам, мәйданнар озак еллар хакимияттә торган Төркмәнбашы һәйкәлләре, сурәтләре белән шыплап тулган иде. Хәзерге президент Корбангули Бирдемөхәммәдов бу сурәтләрне алырга кушкан.


Түрә сурәтен түргә элү Үзәк Азия илләрендә гадәти күренеш. Җитәкче авторитаррак булган саен, аның сурәтләре дә күбрәк.

Төркмәнстанның элекке президенты Сапармурат Ниязов белән бу мәсьәләдә бер кем дә ярыша алмый. Төркманбашы үзе исән чакта ук, аңа һәм аның якын туганнарына дистәләрчә алтын һәйкәл, сыннар коелды.

Төркмәнстан Төркманбашы "альбомын" хәтерләтә
Ашхабадтагы Нейтралитет манарасы
Һәйкәлләрнең иң мәшһүре – Ашхабадның иң югары урыны – Нейтралитет манарасына куелган. Бу һәйкәл көн әйләнәсе кояшка ияреп әйләнеп тора. Ярый әле, киресенчә түгел.

Моннан тыш, Төркманбашының сурәте акчаларга, төрле таварларга сугылган. Аның истәлегенә "Сәрдәр", ягъни "бөек юлбашчы" дигән аракы чыгарыла.

Заманында Ниязов, "әгәр мин гади кеше булсам, һәм минем президентым минем өчен мин эшләгәнне эшләгән булса, мин аның сурәтләрен бар җирләремә беркетеп бетергән булыр идем", - дигән булган.

Ниязов портретлары алына башлаган

Төркмәнбашына алтын һәйкәл
"Ниязов портретлары хәзер күренми. Мин йөргән хастаханәдә элек бар диварлар аның сурәтләре белән тулы иде. Барысын да алып атканнар. Урамнарда һәйкәл, сыннарын әле күреп була" ди Ашхабадта яшәүче язучы Рәхим Эсенов.

Төркмән хөкүмәтенә якын чыганак радиобызга әйтүенчә, хөкүмәт оешмаларына Ниязов портретларын һәм аның сүзләре язылган такталарны алырга кушылган. Бина тышында портретлар калмаска тиеш. Бина эчендә генә Ниязов сурәтләре яңа президентныкы белән алыштырылырга мөмкин. Бу күрсәтмә Бирдемөхәммәдовның үзеннән килә, диелә.

Хәер, шәхес шөһрәте эзләрен юып бетерү өчен әле шактый вакыт кирәк булачак. Ниязов һәм аның әнисе Корбансолтан ханым һәйкәлләре Ашхабадта гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә бар.

Бер шәхес шөһрәте урынына икенчесеме?
Портретларда яңа баш

Ул арада күзәтүчеләр бер шәхес шөһрәте икенчесе белән алышынмагае, дигән шөбһә белдерә.

"Хәзер мәдхияләр Бирдемөхәммәдов исеменә әйтелә, нәкъ Төркманбашына шикелле. Иншалла, ул моны туктатыр, Ниязов дәрәҗәсенә җитмәс. Чөнки хәзер Төркмәнстан башка илләр белән мөнәсәбәтләр кора башлаганда, андый ахмаклыклар аның үзенә комачаулаячак" ди сөргендәге оппозиция активисты Бәйрәм Шихмурадов.

Килгән хәбәрләргә караганда, күп кенә урыннарда Ниязов портретлары Бирдемөхәммәдовныкы белән алыштырыла икән.

Лебап төбәгендәге хәбәрчебез әйтүенчә, уку елы башында андагы бер мәктәп директорына Ниязов портреты урынына Бирдемөхәммәдовныкын элергә кушылган. Бу фәрман мәгәриф идарәсеннән килгән.

Дәүләт телевидениесе "бөек юлбашчы" дип хәзер яңа президентны атый. Гәзитләр мәдхияне Бирдемөхәммәдов исеменә укый.

XS
SM
MD
LG