Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:15

Электрон хөкүмәт: Сингапурдан авылга


Премьер министр Рөстәм Миңнеханов электрон хөкүмәтне үстерергә тели. Тик Интернет хезмәтләре кыйммәт.

Премьер министр Рөстәм Миңнеханов электрон хөкүмәтне үстерергә тели. Тик Интернет хезмәтләре кыйммәт.

Татарстан хөкүмәтенең электронлаштырылган Интернет челтәр-cәхифәсе Мәскәү мэриясын узып китә алмады. Гәрчә "уңайлырак" дип табылса да.


Татарстандагы министрлыкларның сәхифәләре гадәттә урысча эшли. Шул ук вакытта соңгы елда зур көч белән рекламаланучы Татарстан электрон хөкүмәте Русиядәге хакимият даирләренең иң камил һәм иң уңайлы бер Интернет системасы дип танылган. Хәзер министрлар да, аларның ярдәмчеләре һәм гадәти ватандашлар да электрон хөкүмәт аша үзара тиз аралаша, җаваплаша. Бу система кәгаз боткасын киметкән, бюрократ сораулар чишелүне җиңеләйткән. Тик бер генә аяк чалып торучы нәрсә бар: Татарстанда Интернетның үзенә керү авыр, ул гадәти кулланучы өчен бик кыйммәт булып кала.

Мәскәүне узып булмый

Русия мәгълүмат иреге үсеше инстиуты хакимият сайтлары арасында Татарстан электрон хөкүмәте дүртенче урында дип хәбәр таратты. Тик бу электрон хөкүмәтне ясаткан, Казандагы мистрлары кабинетының махсус секторы мөдире Рафаил Мостафин “безнеке иң яхшысы” ди. Дөрес, ул “Mail.ru” кебек рунеттагы иң билгеле эзләү яки куллану системалары Татарстанны икенче итеп күрсәтә ди. Ә беренче - Мәскәү. Тик Мәскәү бит ул үзе дә бер чит ил кебек. Анда Интернет кулланучы да күбрәк, халык та. Шулай ук Мәскәүдә акча, сәүдә күп, урыс түрәләре тыгызлыгы югары. Анда бюджет даими тендерлар да уздырып тора.

Ә акча агымнарыннан, күз алдыннан читтә торучы Татарстанның Интернеттагы илчелегенә исә беренче чиратта тәҗрибә уртаклашыр өчен керәләр ди. Башка төбәктәге түрәләр Казанга кереп Интернеттаны әзер кәгаз, документларны күчереп ала икән.“Русия Мәгълүматлаштыру һәм Элемтә министрлыгы фикеренә күрә, безнеке иң алдынгысы һәм кулае. Әлегә башка төбәкләрдә алай эшли белмиләр”, - ди Рафаил Мостафин.

60 мең кулланучы һәр көнне нишли?

Рафаил Мостафин электрон хөкүмәт сәхифәсенә бер көнне 60 мең кеше керә башлады ди. Ә декабрь аенда бер миллион визит булган. Аңа министрлар үзләре дә, халык та керә ди. Татарстандагы “баш вәзир” премьер министрның ныгытып торып электрон мөнәсбәтләр кора. Ул Сингапур кебек техника алга киткән илләр тәҗрибәсен куллануларын да әйтә. Берничә ел элек Рөстәм Миңнехановның шунда барып кайтуы да зур тәэсир иткән.

Сингапурны куып җитәргә, авылга китәргә

Бу проектны тормышка ашыруда элемтә министры да җаваплы. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов та Русиядә булмаса да, чит илләрдә мондый электрон хезмәтнең күптән булуын белә.

“Мин сигез ел элек үк инде чит илләрдә алга киткән электрон яки мәгълүмати технологияләрне күргән идем. Без соңга калдык. Хәзер тиз генә аларны куып җитәргә кирәк. Тагы да соңга калырга ярамый.”

Элемтә министры Фәрит Фазылҗанов Казандагы татар министрлыклары, Мәскәүнең чиновник бүлекчәләре арасында инде электрон элемтә корылып бетте, эшләр хутта ди.

Ул тиздән авылдагы түрәләргә барып җитәбез дип әйтә. Әлегә Казандагы министрлар машинада да, ятагында да ноутбугын карап утыра ала. Шуннан гына боерыкларр бирәләр, тиз генә кул куялар. Тиздән районнардагы түрәләргә дә, эресенә дә вагына шуны өйрәнергә туры киләчәк.

Имза куярга кара да кирәкми

Шулай да министрлар министр инде, аларның ярдәмчесе дә була дигәндәй. - Алар тиз өйрәнгәндер, күнеккәндер. Ә гадәти хезмәткәрлр нишли? Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәре Мәрзия Зәйнуллина сөйли. “Эш җиңеләйде. Элек бер көн буе чишелә торган әйберләр, биш минутта чишелә ала. Документлар тиз килә, тиз карала. Җитәкчеләр дә имзаны электронда гына куя.”

Кайсы министр сайты татарчаны үз итә?

Татарстан электрон бюрокартик челтәре татарча да эшли. Тик әлегә күп министрлыкларның сәхифәләре асылда урысча. Тик барыбер, “Belem.ru” порталы хуҗасы, nатнетчы һәм информатика галиме Раил Гатауллин Татарстандагы рәсми битләрне татарлаштыру эше башланды инде ди. Бу эштә ул нәк менә “Prav.tatar.ru» дип аталучы Татарстан министрлары кабинеты каршындагы электрон хөкүмәт сайтын авангардта ди. Шуның аша бар министрлыкларның да Интернеттагы вәкиллеген татарлаштыралар икән.

Дөрес, Раил Гатауллин да тик утырмый. Ул инде мәгариф, авыл хуҗалыгы, икътисад, эчке эшләр министрлыгы сәхифәләре тулысынча татарлаштырылды ди. Гатауллин, башкалары әле өлгермәде ди. Ул башка министрлар да үз сайтларын тәмам татарчалаштырачак ди. Шул ук вакытта көндәлек яңалыклар һәм даими тутурып бару буенча татарча версиялары артта калу да күрелә. Электрон хөкүмәт порталында да.

Пиринг хөкүмәткә лимит куя

Раил Гатауллин Интернетта даими утыра. Шуңа күрә ул лимитсыз тариф белән анда керә. Тик ул Мәскәүдә урнашкан сайтлар белән Казандагылар арасында кулланган вакытта бәядә аерма бар ди. Баксаң, Татарстан сайтлар Казанда булса, Казанда торучы кулланучы өчен аңа керү кыйммәткәрәк төшә ала икән.

Казандагы кулланучыларны Интернетка тоташтыручы ширкәтләр халыкны провайдерлар гадәттә берләшкән җирле пиринг аша кертә. Пиринг(peering) җирле провайделарның үз арасында, федераль Интернет агымыннан читтә корылган челтәр, күршелек элемтәсе. Ә бит ул челтәрдә булганда Мәскәү аша килгән Интернет юлына бәя арта гына. Шуңа күрә Казандагы пирингтан тыш Мәскәүдәге серверда-санакта утырган сәхифәгә тоташу арзанрак була ала, ди.

Казандагы пирингта бар ширкәтләр дә юк. Пирингта булганнар лимитсыз керүчеләрдән Казанда урнашкан серверлардан куллану өчен аерым түләү ала. Интернет буенча белгечләр әйтүенчә, җирле пирингта әйтик ТВТ, “Телесеть”, “Интелком”, “Таттелеком” кебек җирле ширкәтләр утыра. Әйтик “Дом.ру” кебекләр даими пирингта түгел. Тик алары да кайбер очракта башкалар линиясын кулланып шул пиринг челтәренә кереп чыга ала.

Татар сайтлары шулай иттереп Мәскәүдә урнашса, аларны лимитсыз трафик белән карау арзанрак булыр иде. Чынбарлыкта да шактый сәхифәләр үзләрен Мәскәүгә урнаштыра. "Ә Татарстан хөкүмәте порталы Казанда урнашкан", - ди Раил Гатауллин.

Электрон хөкүмәт яхшы эшләсә дә, эшләмәсә дә

Шуңа өстәп, гомумән Татарстанда Интернет бәяләре кыйммәт. Элемтә министры Фәрит Фазылҗанов бу нисбәттән кайбер лимитсыз трафикларның Казанда ун тапкыр кыйммәтрәк булуын да әйтә.

XS
SM
MD
LG