Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Медьведев җылы оеклы булды


26нчы февраль Уфада Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Медведев булып китте.

Ул сәфәрен Уфадагы картлар йортында булудан башлады. Өлкәннәр белән аралашуда пенсияләр күләме һәм аларны арттыру турында сөйләде. Картлар исә, тудырылган шартларга рәхмәт укыдылар, проблемалар, үтенечләр турында сүз булмады. Өлкәннәр йортында чәй эчкәндә ул кичләрен баллап чәй эчүен дә әйтте. Ул моны Медведев, ягъни аю фамилиясе йөртүе белән аңлатты.

Өлкәннәр аны җыр белән озатты. 94 яшьлек Мәликә Әхмәтҗанова булачак Президентны татар җыры белән озатты. Артабан ул республиканың пенсия фондында булды. Ул анда пенсия түләүләр тәртибе, бу өлкәдәге кайбер башлангычлар белән танышты.

Дмитрий Медведев Идел буе федераль округы башы һәм аңа кергән төбәк җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде һәм сәфәре азагында матбугат очрашуы уздырды. Аларда да сүз пенсияләр, хезмәт хаклары, авыл хуҗалыгы проблемалары, фатир алу кебек көнүзәк мәсъәләләр турында барды. Шушы ук мәсъәләләр аның сәфәре азагында үткән матбугат очрашуында да яңгырады.

Хөкүмәт җиттәкчесе урынбасары сәфәренең максатын республикадагы социаль тормыш белән танышу дисә дә, Президентлыкка намзәт буларак, ул үзен халык өчен бик хәстәрлекле җитәкче итеп күрстәтергә тырышты. Ә инде аның ябык ишекләр артында Мортаза Рәхимов белән сөйләшүе турында әлегә мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG