Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:45

Гаепсезгә — гаепле


Гаепсез кеше дүрт ел ирегеннән мәхрүм ителгәннән соң рәшәткә артыннан чыкты.

Ул — Андрей Дроздов. Куергазы районында яшәүче Андрей Дроздов дуслары белән аракы эчеп кайтып килгәннән соң юлда йоклап киткән булган. Милиция аннан 60 метр ераклыкта бер үтерелгән кеше таба һәм Дроздовка яба. Дроздов эчкәч ни булганын хәтерләми, шуңа өстәп аның кулында тимер кисәге табыла. Ул бу тимерне тракторы өчен алуын әйтә, тимердә мәрхүмнең кан таплары һәм шаһитлар булмауга карамастан, ул Куергазы мәхкәмәсе тарафыннан 10 елга хөкем ителә. Республиканың югары мәхкәмәсе аны 9 елга киметә. Инде, Русиянең югары мәхкәмәсе аны гаепсез дип табып иреккә чыгарды. Дроздов күрелгәм матди һәм әхлакый зыян өчен бер миллион акча түләтергә өметләнә, барып чыкмаса, Европа мәхкәмәсенә кадәр җитәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG