Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану министры Төркия рәсмиләре белән очрашты


АКШ саклану министры Роберт Гейтс бүген Анкарада Төркия рәсмиләре белән очрашты.
Очрашуда сүз Төркиянең төньяк Гыйракта көрд сепаратист сугышчыларына каршы хәрби чарасы турында баоды.
Гейтс Төркияне бу чараны мөмкин кадәр кыска һәм төгәл итәргә чакырганлыгын белдерде.
Аның әйтүенчә, төрек рәсмиләр Гыйрактан үз гаскәрләрен чыгару вакытын билгеләмәгән, бары тик гаскәрләр йөкләнгән эшне тәмамлаганнан соң гына чыгачак дип әйткән.
Гыйрак Төркиянең узган атнакичтә башланган бу хәрби чарасын хөкем итеп чыкты. Төрек хәрбиләре барлыгы 230 гыйсъянчыны үтергәнлеген белдерә.
XS
SM
MD
LG