Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләү рәсмие: Әфганстанның 30%-ы гына хөкүмәт карамагында


АКШ гаскәрләре Әфганстанга талибан хакимиятен бәреп төшерү кергәннән соң 6 ел үтсә дә, президент Хәмит Карзаи хөкүмәте илнең 30-лап процент өлешен генә контрольдә тота.
АКШның баш күзләү хезмәте рәсмие Майкл МакКоннелл шулай дип белдерде.
МакКоннелл Сенатның Кораллы хезмәтләр комитетына илнең 11 процент өлеше Талибан карамагында, калган өлеше җирле кабиләләр карамагында диде.

Әфганстан саклану министрлыгы бүген МакКоннелл әйткәннәр чынбарлыктан ерак, хөкүмәт илне контрольдә тота дип белдерде.
XS
SM
MD
LG