Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:51

Пакстанда атылган ракета бер йортны җимерде


Пакстан рәсмиләре илнең Әфганстан чигенә якын асаба җирләрендә бер өйгә атылган ракетадан сугышчы дип шикләнелгән 13-ләп кеше һәлак булды дип белдерә.
Һөҗүм Көньяк Вәзирстан виләятенең Калоша авылы янында булган.
Шаһитләр әйтүенчә, ул йортка очучысыз очкычтан ракета атылган.
Соңгы елларда Көнчыгыш Вәзирстанда Пакстан һәм Әфган хөкүмәтләренә каршы сугышчан көчләр тупланды. АКШ рәсмиләре бу төбәккә әл-Каидә әгъзалары сыенган дип исәпли.

XS
SM
MD
LG