Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46

Татарстан халыклары мәҗлесенең башкарма комитет җитәкчесе итеп Федераль миграция хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары Николай Владимиров сайланды.

Чәршәмбе көнне Казанда республиканың Халыклар Дуслыгы Йортында үтән башкарма комитет утырышында Владимировны бу вазыйфага Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе һәм Татарстан Халыклары Мәҗлесе Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Мөхәммәтшин "без бу урынны алачак кеше республикада танылган булырга һәм дәүләт оешмалары системасы кысаларында эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш дип исәпләдек," - диде.

Башкарма Комитет әгъзалары Владимировны бертавыштан хуплады.

Мөхәммәтшин "узган ноябрь аенда үткән Татарстан халыклары корылтаеннан соң кыска гына вакыт эчендә оештыру эшләре башкарылды, Халыклар Дуслыгы Йортын төзекләндерү эше тәмамланды," - диде. "Халыклар Дуслыгы Йортының китапханәсенә бәйле эшләр генә калды," – диде Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшин шулай ук бу йортны Татарстанның финанс министлыгы аша турыдан-туры финанслау карарын игълан итте.
"Республикабыз халыклары мәҗлесе башкарма комитеты эшен оештыру өчен нигез булдырылды кебек" – дип йомгаклады ул.

Шул ук җыенда башкарма комитетның Чаллы, Лениногорски, Әлмәт һәм Түбән Камадагы вәкиллекләре мөдирләре һәм бүлекчәләре җитәкчеләре дә сайлап куелды.

Башкарма комитет әгъзалары Татарстан халыклары мәҗлесенең 2008 елдагы төп эш юнәлешләре республика халыкларының телләрен саклау һәм үстерү, миграция проблемаларын чишүдә катнашу, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан халыкларының гамәли сәнгатен саклау һәм үстерү, шулай ук фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек булырга тиеш дип килеште.

XS
SM
MD
LG