Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәдә 3 фәлестинне үтерде


Израиль Хәмас җитәкчелегендәге Газзә сызыгында бүген иртән һава һөҗүме белән кораллы 3 фәлестинне үтерде.
Хәмасның кичә чик аша Израильгә аткан ракетасыннан бер израилле һәлак булганнан соң Израиль хәрбиләре Газзәдә барлыгы 14 фәлестинне үтерде.
Бу соңгы 9 айда Газзәдән һөҗүм нәтиҗәсендә Израиль ягындагы беренче үлем булган иде.
БМО генераль секретаре Пан Ге-Мун көч куллану артуга борчылу белдереп, бу төбәктә тынычлык урнаштыру эшенә зыян китермәсен иде дигән теләген әйтте.
XS
SM
MD
LG