Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Фатих Хөснинең 100 еллыгын билгели


Фатих Хөснинең 100 еллыгы
Фатих Хөснинең 100 еллыгы

Пәнҗешәмбе көнне Актерлар йортының залында әдәбият һәм сәнгать сөючеләр бергә җыелып, Фатих Хөснинең иҗатын һәм тормыш юлын искә алды.


Гадәттә Казанда эстрада концертлары, җырчыларның юбилейлары зур залларда гөрләп үтә. Атаклы җырчылар, матур сәхнә бизәлеше, телевидениегә яздырып алынып, соңыннан экраннар аша күрсәтелә. Ә язучылар, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнашлыгындагы чаралар тыныч һәм тыйнак кына үтә. Алар турында, иң күп дигәндә, яңалыклар чыгарылышында бер-ике минутлык хәбәр әйтелә.

Фатих Хөсни андый шау-гөр килә торган яки эстрада утларына күмелгән шәхес түгел. Ул үзе дә тыныч, төпле, акыллы, тыйнак шәхес һәм аның әсәрләре дә нәкъ татар халкы кебек, дөнья көтү, тормыш агымы мәшәкатьләре, гади кешенең эчке кичерешләре белән сугарылган. “Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” кебек әсәрләрне укымаган татар кешесе бик сирәктер. Аны Фатих Хөснине һәм аның иҗатын өстән күрсәтмә бирелмәгән килеш тә беләләр, яраталар.

Язучының тууына 100 ел тулуга багышланган кичә дә Фатих Хөснинең үзенә охшаган иде. Актерлар йортының зур залында тыныч һәм рухи яктан бай, мәгънәле рух хөкем сөрде. Зал шыгърым тулы иде һәм анда килүчеләр очраклы рәвештә, урамнан тамаша күрергә яки ял итергә кергән кешеләр түгел. Билгеле язучылар белән бергә урта буын һәм яшь каләм ияләре, дистәләрчә хезмәтләр язган әдәбият галимнәре, Фатих Хөсни туып үскән Теләче районы вәкилләре бу язучыны сагынган кардәшләре кебек иде алар.

“Җәяүле кеше сукмагы” романының исеме аның авторының язмышына да тәңгәл килә. Фатих Хөсни авыр һәм озын юл үтә. Урта мәктәпнең 4нче классына ул бары 16 яшьтә генә керә ала. Югары белем алыр өчен ул Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Казанга җәяү бара, әмма укырга керә алмый, кире җәяүләп кайтып китә. Ләкин барыбер зур тырышлыклар белән университетның финанс-экономика бүлегендә укып чыга.

Кичәдә филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин Фатих Хөсни иҗатының татар әдәбиятендә тоткан урны, аның тормыш юлы, дуслары, туганнары турында төрле һәм ихлас чыгыш ясады.

Язучы, юмор остасы Камил Кәримов алып барган бу кичәдә Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла һәм башкалар чыгыш ясады. Фатих Хөсни исендәге әдәби бүләк ияләренә игътибар гадәттәгедән зуррак булды. Фатих Хөсни традицияләрен дәвам иттерүче тел һәм фикер осталары тәрбияләү турында да сүз барды. Бу кичәдә Фатих Хөснинең кызы Фәридә, Теләче районы җитәкчесе Илдар Низамов һәм башка кызыклы шәхесләрнең катнашуы, Фатих Хөснинең тормыш юлын искә алырга ярдәм итте. Теләчедә язучыга багышланган атналык үткән, Олы Мәтәскә авылында аның исемендәге музей эшли.

Язучының үз тавышын да яңгыраттылар. Эстрада җырчылары Тамчыгөл, Айгөл Хәйри, Азат Тимершәех катнашты. Бу мәдәни мәҗлестә югары зәвыклы халыкчан татар әдәбиятын саклау, Фатих Хөснинең әдәби мирасын яшь буынга җиткерү, аны мәңгеләштерү кирәк булуы тагын да яхшырак ачыкланды.
XS
SM
MD
LG