Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү Көнбатышның Исламны дөрес аңламавын күрсәтә


Дөньядагы мөселманнарны өйрәнү өчен үткәрелгән киңкүләм тикшеренү Көнбатыш халкыныңның Исламны радикализмга һәм көч куллануга тиңләве ялгыш булуын күрсәтә.
Тикшеренүне Гэллап фикер белешү үзәге үткәргән. Бу тикшеренү 6 елдан артык чорда, 3 кыйтгада үткәрелгән 50 меңнән артык интервьюга нигезләнә.
Фикер белешүдә катнашкан мөселманнарның зур күпчелеге 93 проценты 2001-нең 11 сентябрендә Кушма Штатларга каршы террор һөҗүмен һәм башка террор һөҗүмнәрен хөкем итә.
Радикал мөселманнар исә (алар 7 процент чамасы) ул һөҗүмнәрне яклауларын дини түгел, ә сәяси сәбәпләр белән аңлата.
Тикшеренү нәтиҗәләре кичә Вашингтонда игълан ителде.
XS
SM
MD
LG