Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

Билгеле булганча, узган елның 3 ноябрендә, Татарстан халыклары корылтаенда Милли Мәдәни Оешмалар Берләшмәсе Татарстан Халыклары Мәҗлесенә әйләнде һәм аның рәисе итеп Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланган иде. Шушы көннәрдә республиканың Халыклар дуслыгы йортына мәҗлес әгъзалары җыелып үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Биредә Татарстан Халыклары Мәҗлесе башкарма комитеты җитәкчесе дә сайланды.

Шушы көннәрдә республиканың Халыклар дуслыгы йортына мәҗлес әгъзалары җыелып үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Биредә Татарстан Халыклары Мәҗлесе башкарма комитеты җитәкчесе дә сайланды.

Берничә ай элек узган Татарстан халыклары корылтаенда, ул вакытта әле республиканың милли мәдәни оешмалар берләшмәсе башлыгы Сәгыйть Җаксыбаев үз чыгышында эчке эшләр министрлыгының миграциягә караган бүлеге белән элемтәләрнең ныгуы турында әйткән иде.

Чәршәмбе узган утырышта бу элемтәләрнең ныгуы тагын бер кат исбатланды, ник дигәндә, милләтләр мәҗлесенең башкарма комитеты җитәкчесе итеп озак еллар миграция өлкәсендә эшләгән Николай Владимиров билгеләнде. Казандагы Халыклар дуслыгы йортында үткән башкарма комитет утырышында аны бу вазыйфага Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе һәм Татарстан халыклары мәҗлесе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Мөхәммәтшин "без бу урынны алачак кеше республикада танылган булырга һәм дәүләт оешмаларында эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш дип уйладык," - диде.
Николай Владимировның башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнүе турында Татарстан халыклары мәҗлесе рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев “Азатлыкка” болай диде:
"Ул тәҗрибәле, якынча 5 ел миграция өлкәсендә безнең оешма белән бергәлектә эшләде. Ул Татарстан халыкларын ни борчыганын, аларның көндәлек тормышын яхшы белә."
Николай Владимиров яңа урынында тагын бер атнадан соң эшли башларга тиеш. Эчке эшләр министрлыгының миграция белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, Николай әфәнде элекке эш урынында хезмәтен дәвам итәчәк, һәм бүген ул Әлмәт шәһәрендә кайбер чаралар үткәрә.

Сәгыйть Җаксыбаев исә Владимиров билгеләнгән Татарстан халыклары мәҗлесе Башкарма комитеты җитәкчесе урыны аерым штат булып бүленгән, шуңа күрә ул элекке эшен калдырачак, дип белдерде.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнүдән тыш җыелышта кыскача әлеге мәҗлеснең агымдагы елда башкарылачак эш-планнары да каралган. Алар турында Сәгыйть Җаксыбаев болай диде:
"Татарстан халыклары мәҗлесенең 2008 елдагы төп эш юнәлешләре асылда узган елдагы кебек үк, бу - республика халыкларының телләрен саклау һәм үстерү, миграция проблемаларын чишүдә катнашу, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан халыкларының сәнгатен саклау һәм үстерү, шулай ук фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек булдыру. Әлеге җыелышта без шулай ук Башкарма комитетның Чаллы, Лениногорски, Әлмәт һәм Түбән Камадагы вәкиллекләре мөдирләре һәм бүлекчәләре җитәкчеләрен сайладык", ди Җаксыбаев.
Җыелыш барышында Халыклар мәҗлесенең агымдагы елга бюджеты һәм эшләүчеләр штаты да билгеләнгән. Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу оешманың Татарстан финанс министлыгы аша турыдан-туры финанслануы турында карар игълан иткән.

Татарстан халыклары мәҗлесе Шурасы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев белдергәнчә, мәҗлеснең 2008 елга билгеләнгән бюджеты 5 миллион тәшкил итә һәм әлеге оешмада 5 кеше эшлиячәк.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында шулай ук "узган ноябрь аенда үткән Татарстан халыклары корылтаеннан соң кыска гына вакыт эчендә шактый гына оештыру эшләре башкарылды, Халыклар дуслыгы йортын төзекләндерү эше тәмамланды," - диде. "Хәзер аның китапханәсенә бәйле эшләр генә калды," – диде Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG