Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: ике башлы патша?


Кем кемгә буйсыныр?
Кем кемгә буйсыныр?

Русиянең элекке тарихында да, совет чорында да ике башлы хакимиятләр гадәттә тотрыксызлыкка китерә иде. Медведев-Путин идарәсе белән нәрсә булып бетер?


2 март президент сайлаудан соң Русиядә шактый четерекле вазгыят – ике югары җитәкче барлыкка киләчәк. Сайлауда җиңер дип көтелгән Дмитрий Медведев – президент, ә хәзерге президент Владимир Путин – премьер-министр булачак.

"Медведев портретын элергә җыенмыйм"

Русиядә элек-електән килгән ваграк түрәләрнең патшага тугрылык күрсәтү гадәтләре бар. Шуларның берсе – эш бүлмәсендә патшаның сурәтен диварга элеп кую.

Ике атна элек Кремльдә узган матбугат очрашуында бер журналист Путиннан, Медведев президент булгач, сез аның портретын диварга элеп куясызмы, дип сорады.

"Килешәсездер, мин хөкүмәт җитәкчесе булсам, уникаль вазгыят туачак. Мин үзем дә 8 ел президент булып эшләдем һәм начар эшләмәдем, - дип җаваплады Путин. - Дмитрий Анатольевич президент булса, миңа аның белән мөнәсәбәтләр кору өчен портрет элү кирәк түгел. Эш мөнәсәбәтләрен кору өчен безнең башка чаралар да җитәрлек."

Ил белән кем идарә итәчәк?

Медведевның яңа президент булачагына шик юк. Путин бу очракта премьер булачагын алдан әйтеп куйды.

Төп сорау шул: ил белән кем идарә итәчәк? Һәм бу ике башлы хакимият тотрыклы булырмы?

Күп кенә күзәтүчеләр Путинны президент Медведевка буйсынучы премьер итеп күз алдына китера алмый.

"Аның соңгы чыгышы да урыныннан китүче президент түгел, ә алга таба да җитәкчелек итәчәк кешенең чыгышы иде, - ди оппозициядәге сәясәтче Владимир Рыжков. - Ягъни, кемнең беренче, кемнең икенче икәнен халыкка гел аңлатып торалар."

Ике башлы хакимият яхшыга түгел

Ләкин май аенда вазыйфасына керешкәннән соң, Медведев инде күпкә зуррак вәкәләтләргә ия булачак. Аның эш урыны Кремльдә, ул куәт буыннарын контроль итәчәк, "атом тартмасы" да аның кулында булачак.

Русия тарихында югары хакимияттәге бүленешләр гадәттә яхшыга китерми.

Горбачев белән Ельцин перестройка башында тарафдар булсалар, соңнан көндәшкә әйләнделәр.

Ельцин да 1991 ел август фетнәсендә Руцкой һәм Хасбулатов белән иңгә-иң торды. 2 елдан алар сыенган парламент бинасын утка тотты.

Куәт буыннарында көндәшлек

Русиянең куәт буыннарында бүген дә көчле көндәшлек күзәтелә. Бер якта наркотикларга каршы көрәш хезмәте башлыгы Виктор Черкесов. Икенче якта – ФСБ башлыгы Николай Патрушев, президент идарәсе башлыгы урынбасары Игор Сечин. Сечинның Медведевка каршы булуы мәгълүм. Белгечләр фикеренчә, Путин шушы силовиклар аша Медведевны да контроль итәчәк.

"Бу мәнфәгать каршылыгы гына түгел, ә Русиянең киләчәгенә карашлар бәйгесе, – ди Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Андрей Рябов. – Бу каршылык озакка бара алмый. Якын арада кемдер үзенең өстенлеген күрсәтергә тиеш булачак."

Путин Филарет булмакчымы?

Шулай да, Һарвард профессоры Эдвард Кинан сүзләренчә, Русиядә хакимият бүленеше уңышлы булган чыгармалар да бар. Шуларның берсе – XVII гасыр башындагы Михаил патша һәм аның атасы патриарх Филарет чоры.

Романов токымыннан беренче патша булган Михаил тәхеткә утырганда аңа ни бары 16 яшь була. Ил белән аның атасы Филарет идарә итә. Русиядә "бөек фетнә" дип аталган 15 еллык ачлык-ялангачлык чорыннан соң, аларның идарәсе шактый уңышлы була.

Профессор Кинан фикеренчә, Путинның 1990-нчы елларны еш кына "бөек фетнә" чоры белән чагыштыруы, ә Медведевның Путинны еш кына атасы мәгънәсендә телгә алуы юкка түгел. Тарихчы фикеренчә, бу Филаретка ишарә булып тора һәм Путин моны белә торып эшли.
XS
SM
MD
LG