Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Шурасы референдум турында сөйләште


Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарның милли көрәше әкренләп бюллетеннәрнең татарча да бастырылуын даулауга кайтып бара.

Бүген Казанның зур түрәләре Дәүләт Шурасы утырышында катнашты. Депутатлар көн тәртибендә мәсьәләләр күп булса да, референдум турындагысы аеруча күп бәхәсләр чыгарган, дип яза агентлыклар.

Бу утырышны дәүләт радиосында туры эфирда тапшырмадылар. Анда булган хәлләрне агентлык хәбәрләрннән генә чамалап булды. Референдум канунына тәкъдим ителгән төзәтмәләр арасында бюллетеннең кайсы телдә булуы турындагысы да булган. Ул бюллетеннең ничә телдә басылачагын Үзәк Сайлау комиссиясе хәл итергә тиеш икән.

Русиянең Татарстандагы прокуроры бюллетеннең урысча гына басылуын таләп иткән. Бер төркем депутат моңа каршы чыккан, Татарстан конституциясендә дәүләт телләре мәсәләсе инде хәл ителгән, дигән.

Агентлыклар язганча, ахырда парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзәк сайлау комиссиясе вәкаләтләре федераль үзәк белән килешү нигезендә бүленгән, дип җавап биргән. Нәтиҗәдә, депутат Роберт Миңнуллин тәкъдим иткән төзәтмә кабул ителгән. Анда ул, бюллетеннәрне кайсы телдә бастыру мәсьәләсен республика вәкаләтләренә кертергә киңәш итә.

XS
SM
MD
LG