Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:19

Русия Европа Берлегенең Косовода БМОны алмаштыруына каршы


Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин Европа Берлегенең Косовода БМОны алмаштыруы канунсыз дип белдерде.
Чуркин Сербиянең бу төбәгендә БМО идарәсе урнаштыру турындагы 1999 елгы резолюция әле дә гамәлдә, һәм БМО идарәсе Косовода калачак диде.
Косово 17 февральдә бәйсезлек игълан иткәннән соң Европа Берлеге андагы БМО идарәсенә алмашка 1800 кешеле полиция көчләре һәм хокукчылар җибәрергә ризалык белдерде. Ул көчләр инде Косовога китәргә әзерләнә.

XS
SM
MD
LG