Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе Тара шәһәрендә шигърият бәйгесе узды


Шушы көннәрдә генә Омски өлкәсенең Тара шәһәредә “Тылсымлы сүз” дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе булып узды. Ул күптән түгел генә билгеләнеп үткән халыкара туган тел көненә багышланган иде. Конкурс районның “Нур” татар мәдәният үзәге активистлары көче белән оештырылды, район хакимиятенең мәгәриф һәм мәдәният бүлекләре ягыннан да ярдәм булды. Чара үткәрү өчен районның үзәк китапханәсенең зур уку залы бирелде.
Конкурс оештыруыбызның төп максаты: “Балаларыбызда туган телебезгә мәхәббәт уяту. Яшьләребезне шундый бәйгеләрдә очраштыру, таныштыру, башка милләт халыклары арасында чыгыш ясаудан курыкмаска, халкыбызны югары дәрәҗәдә күрсәтергә өйрәтү”,- ди “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илдар Маматов.
“Без конкурсны югарырак дәрәҗәдә, өлкә күләмендә оештырырга ниятләгән идек. Әмма, безнең оешма район күләмендә генә теркәлгән булу сәбәпле, рәсми даирәләрдән бәйгене өлкә күләмендә үткәрергә рөхсәт бирелмәде. Чараны районара буларак оештырдык, катнашучылар Тара, Тевриз һәм Большеречье районнарыннан булдылар”, - ди ул.
Конкурста катнашучыларны санап киткәндә, анда Тара шәһәренең “Балалар иҗат үзәге” каршындагы “Якташ” клубында шөгыльләнүче балалар, Тара авыл хуҗалыгы техникумында һәм 1-нче санлы гимназиядә белем алучы студентлар, районның Сәбәләк, Ишәй, Крапивинская, Олы Уыш авыллары мәктәпләрендә, Большеречье районының Үләнкүл, Тевриз районының Отыз, Байбы, Туйчы авыллары мәктәпләрендә укучы балалар, җәмгысе 28 укучы катнашты. Балаларның башкару осталыкларын Омски, Казан һәм Тара шәһәрләре тел белгечләреннән торган мәртәбәле жюри билгеләде.
Конкурста катнашучылар Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең, Роберт Миннуллинның, Фатих Кәримнең, Шәмсия Җиһангированың һәм кайбер башка танылган әдипләрнең шигырләрен укыдылар.
Конкурс катнашучыларның әзерлекләре югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Моны жюри әгъзәсе, чыгышы белән Тара шәһәреннән булган, хәзерге көндә Казанда яшәүче пенсиядәге укытучы Фәрзәнә Кулеева дә билгеләп үтте.
“Балалар саф татар телендә шигырьләр укыдылар. Минем барсына да 5-ле билгесе генә куясым килде.Татарстаннан 2 мең чакрым ераклыкта, ерак Себердә балаларның туган телләрен онытмауларын, яхшы белүләрен күреп, шаккаттым”, - диде ул.
Бәйгедә катнашучылар укыган шигырьләр асылда туган телгә багышланган иделәр. Бүгенге көн проблемаларын чагылдырган шигырьләр дә булды. Шундыйларның берсен - Динар Абдуллинның “Ташландык йорт” шигырен Үләнкүл мәктәбе укучысы Эльмира Әхмәдеева укыды:
Бу йорт морҗасыннан төтен чыкмас
Түбәләрен хуҗа ямамас,
Киткән чакта такта кадакланган
Тәрәзәдән сабый елмаймас
Тирә ягын чүп, кычыткан баскан,
Ишектәге йозак күгәргән.
Каралтысы җимерелеп килә,
Элкечә түгел, үзгәргән.
Ел артыннан еллар уза тора
Ишетелми кеше тавышы.
Агач корты булып йортны ашый
Ялгызлыкның ачы сагышы.
Авырсынып, сыкрап, ятимлектә
Йорт уздыра калган гөмерен.
Табылырмы кеше кабызырга
Морҗасының сүнгән күмерен.
Һәрбер йортның үз тарихы була,
Нигез салу белән башланып,
Саный китсәң, илдә күпме йортлар
Ялгыз җимерелә, ташланып!
Яшьләре буенча катнашучылар 3 төркемгә бүлгенән иделәр. Һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. 10 яшьтән 14 яшькә кадәр төркемдә 1 урынга Тара районының Сәетово мәктәбе укучысы Фәния Мөхәмәдеева чыкты. 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге төркемдә беренче урынга ике укучы лаек дип табылды – Үләнкүл мәктәбеннән Эльмира Әхмәдеева һәм Сәетова мәктәбеннән Седа Хангазеева. 18 яшьтән 22 яшькә кадәрге төркемдә 1 урын Үләнкүл мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы техникумында укыган Дәрия Кучуковага бирелде. Аларның барсына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Конкурс тәмамланганнан соң җиңүчеләрнең кайберләре белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Тара районының Сәетово авылыннан килгән 12 яшьлек Фәния Мөхәмәдеева
“Татарча шигырьләрне мин мәктәптә, башлангыч класста өйрәндем. Беренче урынга чыгармын дип уйламаган идем, бик шатландым. Тагын да шигырьләр өйрәнәсем килә”, - дип, сөенечен белдерде.
Залда тамашачылар да шактый иде. Алар да конкурстан канәгать калганнар, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Узара аралашу вакытында “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илдар Маматов, оештырылган чарага йомгак ясап, болай диде:
“Чара узганнан соң, нәтиҗә ясаганда, барсын да уйлаганча эшли алдыкмы икән, барсы да без уйлаганча булдымы, дигән сорау куям. Мондый кичәләрнең кирәк булуына тагын бер кат инандым. Телебез безнең балаларыбызның балаларында дәвам итәргә тиеш. Шуңа ирешә алсак, мин уйлыйм, без дөньядагы зур бурычыбызны үтәгән булабыз”., диде ул .
Менә шундый күркәм бәйрәм - шигърият бәйгесе булып узды Тара шәһәрендә.
XS
SM
MD
LG