Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:26

Төркия Гыйрактан гаскәрләрен чыгарды


Төркия хәрбиләре Гыйракның төньягында көрд гыйсъянчыларына каршы киңкүләм хәрби чараны тәмамлап төрек гаскәрләренең Гыйрактан чыгарылуын белдерде.
Белдерүендә "хәрби чара башында кулган максатларга ирешелде," һәм төрек көчләре "җомга иртән үз ныгытмаларына кайтты," - диелә.
Шул ук белдерүдә бу чара барышында 240 ПКК сугышчысының үтерелүе, 27 хәрбинең һәлак булуы әйтелә.
Төркия Гыйракның төньягыннан торып һөҗүмнәр оештыручы көрд гыйсъянчыларына каршы бу хәрби чарасын узган атнаның пәнҗешәмбеендә башлаган иде.
Кичә АКШ президенты Джордж Буш Анкараны Гыйрактагы хәрбиләрен мөмкин кадәр тизрәк чыгарырга чакырды.

XS
SM
MD
LG