Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Казан үзәгендәге Бауман урамында элекке матбугат йорты һәм һәркемгә билгеле китап кибете ябылганнан соң, татар ашлары йорты каршындагы “Нур-маркет” кибетенең җирасты галереясендә милли китап кибете ачылды.


Яңа китап кибетенә керү шактый катлаулы. Моның өчен Бауман урамыннан Астрономический урамына борылгач, җир астына төшеп китәргә кирәк. Аны ачу өчен китап нәшрияте “Нур-маркет” ширкәтеннән 230 квадрат метр мәйданны арендага алган.

Хәзер бу кибет милли җәмәгатьчелек өчен мөһим мәдәният учагына әйләнде. Биредә татар телендә чыккан яки Татарстан һәм татар халкы турындагы китапларның күплеге күзләрне камаштыра. Әдәбият сөючеләрне җәлеп итәр өчен бу кибетне гамәлгә куючы Татарстан китап нәшрияты һәр пәнҗешәмбе көнне биредә авторлар белән очрашулар үткәрә. 28 февраль көнне җирасты кибетенең кунагы Рафаил Хакимов булды. Аның “Татар рухы” китабын тәкъдим итү чарасы үтте.

Әдәбият һәм милли фикер яратучылар пәнҗешәмбе төштән соң бирегә чакырылсалар да, чакырылмасалар да килә. Бу юлы залда җыелышучылар арасында Сведлау өлкәсендәге татар балалар бакчалары тәрбиячеләре дә булды.

Милли хәрәкәт әгъзалары, журналистлар, язучылар Рафаил Хакимовның “Татар рухы” дип аталган китабы белән танышырга гына түгел, ә хәзерге милли тормыш турында яңа фикерләр ишетергә килгәннәр. Һәм алар бу очрашудан канәгать булып калды.

Рафаил Хакимов Татарстанның һәм татар халкының бүгенге хәле турында берни дә яшермичә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Куелган сорауларга җаваплар да анык иде. Татар яшәгән барлык төбәкләрне урап чыккан Илгиз Кадыйров татар милләте оешып беткәнме, һәр төбәк үз ягына таба омтылып, гомумтатар кыйбласы югалмаганмы, дип сорады.
Илгиз Кадыйров

Чыннан да татар милләте хәзергә оешып бетмәгән дигән фикерләр матбугатта, рәсми чыгышларда еш кына яңгырап китә. Президент киңәшчесе һәм галим Рафаил Хакимов башкача уйлый икән: “Миңа калса, әлбәттә татар оешкан. Монда шик тә юк. Миннән кемдер интервью алганда, ни өчен Русиядә татарларның дәрәҗәсе үсеп китте дип сорады. Минемчә, татарлар югалып калган халык түгел, ул оешкан булмаса югары дәрәҗәгә ирешә алмас иде.”

Рафаил Хакимов Сергей Бодровның “Монгол” фильмының сценариена үзенең үзгәртүләр кертүе турында әйтте: “Миңа “Монгол”ның сценариен төзәтергә туры килде. Безгә Монголия илчесе килгән иде, аңа сораулар бирделәр. Ул 10-15 минуттан соң, мин белгеч түгел дип сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Шулай итеп, без аларның тарихын алардан яхшырак беләбез булып чыкты.”

Болгардагы һәйкәлләрнең хәле, тарихи ядкәрләр белән беррәттән дистәдән артык иске йортларда кешеләр яшәве, андагы транспорт һәм юлларның төзек булмавы турында да сүз чыкты. Рафаил Хакимов, иске йортларны күчерү өчен берәр яңа бина булдыруны тузган торак фондына тәкъдим ителүен әйтте:

“Мин бу мәсьәлә белән күп йөрдем. Президент ул йортларны күчерү турындагы карарга кул куйды. Тәлгат Абдуллин белән мин берничә тапкыр сөйләштем, эшлим дип вәгъдә биргән иде.”

Монда җыелышучыларның берсе дә Шәһри Болгарны төзекләндерү мәсьәләсенең хөкүмәт башлыгы катнашлыгында каралуын ишетмәгәннәр. Ә бит якын арада Болгарның инфраструктурасы һәм музей комплексы яңартылу турында хәбәр Азатлыкның 26 февраль тапшыруында яңгыраган иде. Залда утырганнар моны белеп алгач, Азатлык радиосын тыңлау мөмкинлеге турында сораштыра башлады. Шуннан соң аларга радионы тыңлау мөмкинлекләре турында аңлатма бирелде.

Әйтергә кирәк, тәкъдим ителүче китап зур форматлы һәм 400гә якын биттән тора. Анда Рафаил Хакимовның төрле елларда милләт һәм дәүләт турында язган сәяси һәм фәлсәфи мәкаләләре урын алган. Татар рухы элек тә булган, хәзер дә бар. Аны бары тик аерым шәхесләр, конкрет кешеләр генә гамәлгә куя ала. Барсы да милләттәшләрнең үзеннән тора дигән нәтиҗә белән таралышты залга җыелганнар.

XS
SM
MD
LG