Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:39

Талибан телефон челтәре антеннасын шартлатты


Әфганстандагы җирле бер рәсми көньяктагы Кандаһар виләятендә Талибан сугышчылары кесә телефоны элемтәсе манарасын шартлатты дип белдерә.
Дүшәмбе көнне Талибан сугышчылары кесә телефоны операторларына төннәрен элемтәне сүндереп тора башларга дип 3 көн вакыт биргән иде.
Талибан телефон элемтәсе АКШ һәм НАТО көчләренә сугышчыларны табарга ярдам итә дип исәпли.
Жерай район хакимияте башлыгы Нияз Мөхәммәт Сарһади сугышчылар Ариба телефон челтәре антеннасаын шартлатты диде.
Ариба барлык Әфганстанда диярлек телефон элемтәсе бирүче 4 ширкәтнең берсе.

XS
SM
MD
LG