Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

НТВ Башкортстан президентыннан гафу үтенерме?


Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның НТВ телевидение каналына дәгъвасы буенча чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Ул Мортаза Рәхимов файдасына тәмамланды.

Узган елдан башлап инде Мортаза Рәхимов Россиянең НТВ телевидение каналы белән мәхкәмәләшә килде. Әлеге телеканалның “Максимум” дигән программасында узган елның 10 март көнне чыккан тапшырудагы белдерүләрне ошатмаган иде Рәхимов әфәнде. Анда элек Башкортстанда зур вазыйфалар башкарып киткән Александр Веремеенко әйткән фикерләр Мортаза Рәхимовның ачуын кабарткан.

Александр Веремеенко Башкортстанның ягулык-энергетика тармагы турында сөйләгәндә, “Рәхимовлар гаиләсе һәм якыннары бу тармакны үз файдасына гына эшләтә” дигәнрәк белдерүләр ясаган. Мәгълүм ки, Александр Веремеенконың бертуганы Сергей Веремеенко 2003 елда президент сайлаулары барышында Мортаза Рәхимовның көндәше булган иде.

Мортаза Рәхимовның дәгъвалары буенча беренче мәхкәмәләр башта Мәскәүнең Преображен районы мәкхәмәсендә үткән иде. Әмма Мортаза Рәхимовның адвокаты бу утырышларны Уфага күчертүгә ирешә алды.

Шулай итеп, бәйсез белгечләр фикеренчә, Мортаза Рәхимов дилбегәне үз кулына алды. Башкортстан мәхкәмәләре барыбер республика башлыгы файдасына карар чыгарырга тырышачак, дип фаразлаган иде Веремеенко әфәнденең адвокатлары да.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Мортаза Рәхимов файдасына карар чыгарды һәм НТВ телеканалы аңа яла яккан, дигән билгеләмә чыгарды. Хәзер бер ай эчендә НТВ телевидениесе үзе әзерләгән тапшыру өчен рәсми төстә, җәмәгатьчелек алдында, ягъни үз эфирында Мортаза Рәхимовтан гафу үтенергә тиеш. Ләкин НТВ адвокатлары да үз чиратында Уфа мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгару өчен чаралар күрә башлаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG