Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәсе ачыла


Русия күләмендәге бу күргәзмәгә илнең төрле шәһәрләрендә җитештерлүче тракторлар, машиналар һәм авыл хуҗалыгында кулланылучы күп төрле җайланмалар куела.

Әле Уфаның Спорт сарае алдында күргәзмә урыны әзерләнгән дә инде. Республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов Спорт сарае бинасында журналистлар белән очрашып шушы күргәзмәгә әзерлек турында мәгълүматлар бирде.

Уфада ачылучы күргәзмәгә илнең иң яхшы авыл хуҗалыгы техникаларын җитештерүчеләре килә, - диде ул. – Бу күргәзмәнең авыл җирләрендә язгы эшләр башлану алдыннан үткәрелүе дә мөһим. Гомумән, бик файдалы күргәзмә булачак бу”.

Уфада ачылучы күргәзмәгә дөрестән дә иң заманча авыл хуҗалыгы техникалары куелачагына шик юк. Әмма аларны кемнәр генә ала алыр икән дигән сорау бирә авыл җирләрендә төрле корылыштагы хуҗалыкларны җитәкләүчеләр. Хәзер төрле исемнәр алган элекке колхоз-совхозлар бөлгенлек алдында тора. Аларның күпчелеге унбиш-егерме еллар элек үк алынган җимерелеп баручы тракторларны төзәткәләп кенә тормыш көтә. Ә яңаларын алырга хәлләре җитми.
XS
SM
MD
LG