Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

29 февраль башланып китү белән кешеләр кайда нинди көтелмәгән хәл булыр икән дип көтеп йөргән кебек. Нишлисең, халыкта электән үк кәбисә елы кайгы китерә дигән ышанулар йөри.

2000 елда “Курск” су асты көймәсенең батуы, “Останкино” манарасының януы, шулай ук кәбисә елында - 1988дә - Әрмәнстанда 23 мең кешенең гомерен алган көчле җир тетрәү булуы, “Титаник” көймәсенең батуы халыкка тагын да куркынычлык хисен өсти.

Инде тагын да тарихка кереп әйткәндә, нәкъ менә шушы көннәрне 1918 елда (ул кәбисә булмаса да) Идел–Урал дәүләтен төзергә теләүчеләр кулга алына һәм бу ният мәңгегә җимерелә. Әмма берәүләр 29 февральне серле, аңлашылмый торган көн дисә, кайберәүләр өчен ул гади сан гына, аларга әллә 29 февраль, әллә 32 август, әллә 33 декабрь - аермасы юк.
Татарстан өчен кәбисә ел ничек башланып китте соң дигәндә, биредә әлегә бер яхшы хәбәрнең дә күренгәне юк. Фаҗига өстенә фаҗига, әле газ шартлый, әле балалар кар астында кала. Социаль тормышта траспортка билет бәяләре, ипи, сөт, ягулык хакы, фатир өчен түләү артты.

Сәясәткә килгәндә, Косово белән Сербия бөтен дөньяга шау-шу уятты. Һәм менә шундый рухта әле Русиядә президент сайлавы узарга тора. Әлегә масскакүләм мәгълүмат чараларына президентлыкка теге яки бу нәмзәт турында сөйләргә рөхсәт ителә. Әмма кайгы алып килүче көнне алай-болай кирәкмәгән әйберне сөйләп атмыйк, җитмәгән, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, җирле матбугат бу теманы читләтеп узарга уйлаган ахыры.
Аның каравы “Звезда Поволжья” газетында Рәшит Әхмәтов сайлауга кагылышлы мәкаләсендә Медведевнең Казанга килүе турында болай яза:
“Сайлау көненә якынрак сәфәр колынган өлкә һәрвакыт дәрәҗәлерәк саналды. Медведев өчен Татарстан бик абруйлы республика булса да, Уфага ул Татарстаннан соң барды. Нәмзәтнең төбәкләргә бару тәртибен төзүчеләр мөгаен махсус Шәймиев белән Медведевнең тагын да ныграк дуслашуын теләмиләрдер. Аннан соң Уфада Медведев журналистлар белән очрашты, сәяси-социаль тормыш турында сөйләште. Казанда исә ул яшьләр һәм спорт өлкәсе белән генә чикләнде, рәсми очрашулар да үткәрмәде. Минемчә, Косово бәйсезлек игълан иткән вакытта, Татарстанда да халык шушы теләк белән урам җыеннарын үткәрергә мөмкин дип курыкты ул”, - ди Рәшит Әхмәтов.
Кәбисә елын искә алып күптән түгел Казанга Русиядә күп кенә милләтара тавыш-гауга чыгаручы буларак танылган Александр Беловның килүен дә әйтергә кирәк. Белгечләр моны шулай ук сайлауга бәйләп карады.
Аның каравы, 29 февраль шул көнне туганнар өчен бик кадерле көн. Чөнки алар үз туган көннәрен 4 елга бер генә бәйрәм итә. Бу көндә туу мөмкинлеге 1500нан 1кешегә генә туры килсә дә, Татарстанда кайбер танылган кешеләр 29 февральдә туганнар. Шундыйлардан Арча районы башлыгы Алмаз Назыйров, танылган шагыйрь Рашат Низами.

Кызганыч бу көнне аларны телефон аша табып булмады. Ни әйтсәң дә, 4 елга бер генә килә торган туган көннәрен яхшылап билгелиләр, күрәсең.
Күпләр кәбисә елыннан хәвеф көтсә дә, белгечләр, бу елга һәм андагы бер артык көнгә гадәти күренеш дип карарга куша. Ни өчен дигәндә, бу Юлий Цезарь тарафыннан кертелгән еллык җәдвәлнең нәтиҗәсе генә. Белгечләр исә 29 февраль кайдан барлыкка килүен болай аңлата. Бер елда 365 көн диелсә дә, бу көннәрдән тыш һәр ел тагын 6 сәгать калып бара икән, шулай бу сәгатьләр бер тәүлеккә җыелганчы 4 ел уза. Шуңа күрә белгечләр бу саннарга әллә ни әһәмият бирмичә, аларны сан кебек кенә кабул итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG