Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риман Гыйлемханов: Сүз иреген чикләү яшертен бара


The New Times журналисты Наталья Морарь
The New Times журналисты Наталья Морарь

Молдован журналисты The New Times хәбәрчесе Наталья Морарь инде берничә көн ире Илья Барабанов белән Мәскәүнең Домодедово һава аланында кала. Аны чик хезмәте вәкилләре Русиягә кертми.


Мондый хәл инде декабрьдә дә булган иде. Ул чакта Морарь кире Кишиневка китәргә мәҗбүр булды. Бу юлы исә журналист китмәячәген белдерә. Чөнки аның Русиягә керергә хокукы бар, ул хәзер Русия ватандашына кияүгә чыккан.

Наталья Морарьны Русиягә кертмәү сәбәпләре исә рәсми аңлатмылмый. Аны берничә журналист белән Израильдән кайтканда тоткарлыйлар. Һәм чиктә федераль иминлек хезмәтеннән Морарьны Русия җирлегенә кертмәскә дигән кәгазь килде дип белдерәләр.

Наталья Морарьны кертмәү аның хезмәтенә, ягъни Русия хакимияте турында тәнкыйти мәкаләләр язуына бәйле, ди белгечләр. Ягъни бу - журналистлар белән көрәшүнең тагын бер яңа ысулы. "Идел" журналының публицистика бүлеге мөдире Искәндәр Сираҗи:

«Әгәр кайсыдыр ил үзенә ошамаган журналистларны кертми башлый икән, димәк аның яшерер әйбере бар. Русиядә бүген дөнья җәмәгатьчелегеннән яшерер әйбер күп. Безгә Русиядә тормыш яхшылана һәм Путин аны яхшыртты диләр. Яхшырмады һәм моны чит ил журналистлары да, үзебезнекләр дә аңлый. Әмма Русия журналистларына аны әйтергә генә ярамый”, - ди.

Ә "Ватаным Татарстан" гәзитенең парламент хәбәрчесе Риман Гыйлемханов, хәзер Русиядәге журналистларга хакимиятне тәнкыйтьләргә ярамаганы турыдан-туры әйтелә, ди.

«Сүз иреген чикләү елдан-ел көчәя бара. Ул элекке кебек өстәл сугып кычкыру рәвешендә түгел, ә ничектер яшертен ысул белән башкарыла. Ягъни эзәрлекләүләр бара. Ябык цензура яши һәм яшиячәк. Чөнки Русия демократия чалымнарын югалта бара. Димәк цензура көчәячәк дигән сүз”, - ди Риман Гыйлемханов.

Русиядәге журналистлар хакимияткә каршы сүз әйтә алмый. Ниндидер бәйсез мәгълүматны чит ил басмаларыннан гына белергә мөмкин. Әмма федераль үзәк моңа да чик куярга җыена. Наталья Морарь моның мисалы. Бүген Русиянең иҗтимагый пулаты Федераль иминлек хезмәте һәм баш прокуратурага мөрәҗәгать юллады. Анда Морарьны Русиягә кертмәүнең сәбәпләрен аңлату сорала.

Искәндәр Сираҗи әйтүенчә, Русия хакимияте үзендәге канунсыз кырын гамәлләрнең читкә чыгуынннын курка.

«Чит ил журналистларын, Европадагы Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләрен кертмәү - бу инде үзенчә яңадан "тимер пәрдә"не төшерү дигән сүз. Без үзебезнең илдә нәрсәдер кайнатып ятабыз һәм алар һич кенә дә Конституциягә сыймый торган әйберләр. Һәм аны читкә чыгармаска тырышалар. Ник? Мондагы кеше хокукларын бозу, сүз иреген кысу, ягъни демократия кысаларына сыймаган гәмәлләрне башкарган илне халыкара оешмаларда аңлый алмаячаклар”, - диде ул.
XS
SM
MD
LG