Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

Ереванда президент сайлау нәтиҗәсенә каршы 20 меңле митинг үтте


Әрмәнстан башкалы Ереванда 20 меңләп кеше 19 февральдә үткән президент сайлау нәтиҗәсенә каршы урам җыенына чыкты.
Узган атнадагы бу сайлау нәтиҗәсе игълан ителгәннән бирле Ереванда көн саен зур протест демонстрацияләре үтә.
Алар сайлау хакимияттән китүче президент Роберт Кочарян хуплаган намзәт, премьер-министр Серж Саркисян файдасына зур хәрәмләшүләр белән үтте диләр.
Икенче урын алган элекке президент Левон Тер-Петросянны яклаучы демострациячеләр сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгаруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG