Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга каршы яңа чикләүләр шимбә көнне тавышка куелырга мөмкин


БМО Иминлек Шурасы бу атна ахырында Иранга каршы өченче чикләүләрне тавышка куяр дип көтелә.
БМО Иминлек Шурасындагы АКШ илчесе Залмай Халилзад уран баетуны туктату таләбенә буйсынмаучы Тәһранга каршы тагын да кырысрак чикләүләр кертү турында тавыш бирү шимбә көнне булыр дип исәпләвен әйтте.
Британ илчесе Джон Соерс та тавыш бирү шимбә көнне үтәр дип көтүен әйтте, әмма тагын кичектерү булу мөмкинлеген дә кире какмады.
XS
SM
MD
LG