Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Кәбисә елның хәвеф китерүенә ышанасызмы?


Кәбисә ел хакында казаннар фикере.

- Кәбисә елын беркем игътибарга алырга тиеш түгел, ул безнең тарафтан эшләнгән календарь түгел. Мин шуны беләм, язучылар арасында бер Рашат Низами 4 елга бер кәбисә елын көтеп тора, чөнки 29 февраль аның туган көне.
- Бәхет китерде миңа, Алла боерса, менә 15 мартта кияүгә чыгарга җыенам.
- Халыкта бар инде ул, бу кәбисә елы авырлыклар, хәтта афәт китерә торган ел, дип әйтүләре. Ләкин мин моңа ышанмыйм, ислам буенча да бу шулайдыр. Аллаһы тәгаләнең һәр биргән көне, елы миңа калса кеше өчен әйбәт булырга тиеш.
- Минем өчен бу кәбисә елы әйбәт булды, чөнки иҗат ягыннан күп эшләр эшләргә туры килде. Үзенең бөтен якларынннан да миңа көч биреп тора ул.
- Телевидениедән, радиолардан матбугат битләреннән ул әйберне әйтәләр, куркыталар инде. Табигать сизгер, табигать белән кеше шулкадәр органик берләшкән, үзең ничек булсаң, ул да сиңа шулай җавап кайтара.
- Нәрсә дип тә әйтергә белмим, иремнең умыртка сөягендә бүсер таптылар, шуңарга операция ясарга җыеналар. Менә шуңа хастаханәгә салдык әле.
- Кәбисә елы башка еллардан бернәрсәсе белән дә аерылмый, дияр идем. Кайбер кешеләр әйтәләр өйләнешергә ярамый дип, статистик мәгълуматларга караганда, кәбисә елы булмаган елда өйләнешүчеләр дә аерылышалар, ә кәбисә елында өйләнешкәннәрнең дә күбесе бик яхшы гаилә төзеп яшәп яталар.
- Быел Яңа ел туганнан бирле төрле бәла-казалар чыгып торуына карасаң, бу ел чынлап та начар ел кебек тоела. Ләкин минем шәхсән тормышымда андый хәлләр булганы юк әлегә.
- Быел кыш башка елларга караганда, бер көнгә озынрак.
- Җир шарының кояшны уравы бер көнгә озынрак.
- Кәбисә елында фальшивый (ялган) президент килә, Путин куйган кеше.
- Ышанмыйм, календарь шулай булып кына чыккан. Һава торышы белән, төрле катаклизмалар белән бәйле түгелдер, дип уйлыйм.
- Кәбисә елы фаҗига алып килә дигәнгә, аның ише им-томнарга ышанмыйм. Казандагы фаҗига ул безнең тормышның нәтиҗәсе. Газ хезмәткәрләре битарафлыгы сәбәпле газ шартлады, юлдагы әйберләрне карамасаң, юлда хәвеф-хәтәр була. Ни әйтсәң дә, кешенең үзеннән тора, кәбисә елының моңа катнашы юктыр, дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG