Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда урам җыены таратылган


Ереван - Әрмәнстан полициясе Ереванда бөтен зур урамнарны япты. Президент сайлавы нәтиҗәсенә каршылык белдереп 10 көн урам җыеннарында катнышучылар таратылды. Оппозициядәге мәгълүмат агентлыгы бинасы һәм элекке намзәт Левон Тер-Петросян яшәгән йорт камауга алынды. Тер-Петросян үзе өй сагы астында тотыла.

Полиция белән булган бәрелешләрдә оппозициянең берничә вәкиле яраланган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG